Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен Казаннан озаттылар

Мобилизацияләнгәннәр полкы Россиянең көньягындагы шәһәрләрнең берсенә җибәрелә.

Бүген Казанда Танк полигонында мобилизацияләнгәннәр белән саубуллашу митингы булды. «Сугышта иптәшең өчен җаныңны бирү гөнаһ түгел», – диде митингта Казан югары хәрби команда училищесы командиры Кирилл Кулаков.

Кирилл Кулаков әйтүенчә, мобилизацияләнгәннәр полкы Россиянең көньягындагы шәһәрләрнең берсенә җибәрелә.

«Кичә без полкның әзерлеген карадык. Полк оештырылган, әзер. Хәрби состав, корал, күзәтү, разведка, элемтә чаралары буенча да әзер. Сез бердәм булырга тиеш. Сезнең яныгызда – хәрби туганыгыз. Кайдан чакырылуы, кайсы шәһәрдән булуы мөһим түгел. Сез хәзер иңне-иңгә терәп торасыз. Хәрби туганыгызга һәрвакыт ярдәм итәргә тиешсез», – диде ул.

 

Мобилизацияләнгәннәргә училище җитәкчесенең дин тотучы хәрбиләр белән эшләү буенча ярдәмчесе, рухани Сергий атакай фатыйхасын бирде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, «Гаилә» мәчете-имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин китүче ир-атлар өчен дога кылды.

Митингтан соң мобилизацияләнгәннәр өчен Элвин Грей чыгыш ясады, аннары китүчеләр туганнары белән саубуллашты.

Реклама

 

 

Фото: Энҗе Габдуллина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев