Радио һәм телевидение яңалыклары
Мөнир Рахмаев: «Туебызда 400гә якын кеше булачак, ләкин артистларны чакырмыйм» - Шәһри Казан
Шушы көннәрдә озак вакыт буйдак булып йөргән Мөнир Рахмаев "камыт киде". Әлбәттә, күпләрне аның сөйгән яры кем булуы кызыксындыра икән. Җырчы, артист дисәк, йөзе таныш түгел... Үзеннән сорарга булдык.
- Сезнең никахыгыз күпләр өчен көтелмәгәнлек булды.
- Әйе, бәхет тынычлыкны ярата бит. Алдан кычкырып йөрисе килмәде. Мөнәсәбәтләребезгә күз тияр дип тә курыктык. Хәзер бит кеше дә шундый: башкалар бәхете өчен сөенә белми.
- Кәләшең белән таныштырсаң иде.
- Туегыз кайчан булачак?
- Тиздән, Алла боерса! Казанның иң зур залларының берсендә узачак. Кунаклар да күп булачак: 300-400 кеше. Артистларны чакырмыйм. Ихлас, матур туй булыр дип ышанам. Әлегә зал сайлыйбыз, көнен билгелибез. Хыяллар тормышка аша. Әкеренләп... Киләсе этап - балалар. Аларның күп булуын телим. Гаиләбез ишле булсын иде. Мин үзем дә күп балалы гаиләдән. Бергә җыелсак - шундый күңелле.
Ә тамашачылар инде минем турда нинди генә сүз йөртмәде. Озак өйләнми йөрсәң шулай бит. Әле эстрадада буйдак егетләр күп, алар хакында да начар уйламагыз. Һәрнәрсәнең үз вакыты: менә хәзер минем никах сәгатьләрем сукты, Аллага шөкер һәм без бик бәхетле!
Фото: http://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев