Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәктәпкә формасыз һәм зәңгәр чәч белән килгән укучыны дәрестән куып чыгарырга ярыймы?

2013 елның сентябрь аеннан алып мәктәп укучыларына форма киеп йөрү мәҗбүригә әйләнде.

«РФдә Мәгариф турындагы» федераль закон нигезендә, уку йортларына үз укучыларының киемнәренә карата таләпләр кую хокукы бирелде. Димәк, укучы мәктәптә үз уку йорты кабул иткән формадан йөрергә тиеш. Шуңа да карамастан, әлеге кагыйдәләргә «төкереп», үзенчә киенеп йөрүче укучылар да юк түгел.
Әлбәттә, ниндидер гафу итәрлек сәбәпләр аркасында мәктәпкә формасыз килү очраклары булырга мөмкин. Әмма кайбер укучылар, махсус әлеге кагыйдәгә каршы чыгып яки үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, үзләре теләгәнчә киенеп йөрүне өстен күрә. Кайбер кызлар (кайчак егетләр дә) чәчләрен кычкырып торган төсләргә буяп килүдән дә читенсенеп тормый.
Мондый очракларда, күпчелек укытучылар, әлбәттә, укучыга кисәтү ясамый кала алмый. Артык «тәвәккәл» укучыларны дәрестән куып чыгаручылар да бар. Әле яңа уку елы башланып кына китте. Инде матбугат чаралары, Санкт-Петербургның бер мәктәбендә Белем бәйрәменә зәңгәр чәч белән килгән өчен укучы кызны бәйрәм линейкасына кертмәгәннәр, дигән хәбәр ирештерде. Интернет челтәрендә дә әти-әниләрнең «Минем улымны (кызымны) мәктәпкә формадан килмәгән өчен дәрестән куып чыгарганнар. Бу ярый торган эшме?» кебек сораулары очрый. Әлбәттә, мәктәптә кабул ителгән формадан йөрмәү уку йортының Уставында язылган кагыйдәләрне бозу дигән сүз. Әмма бу укытучыга укучысын дәрестән куып чыгара алу хокукы бирәме соң?
Мондый очракларда укучыны дәрестән чыгарып җибәрергә безнең хокукыбыз юк. Без мәктәп формасыннан йөрмәгән укучыга кисәтү ясарга, чәч төсен үзгәртергә киңәш бирә алабыз. Укучы белән сөйләшү булышмаса, әти-әниләре белән әңгәмә үткәреп, аларга аңлатырга тиешбез. Уку елы башында һәр сыйныф җитәкчесе әти-әниләрне җыелышта мәктәп формасы турындагы нигезләмә (положение) белән таныштыра. Укучылар өчен кагыйдәләрдә мәктәп формасы турында язылган. Бүгенге көндә мәктәпкә килгән баланы кире урамга чыгарып җибәрү балаларның тормышын куркыныч астына куюга тиң. Чөнки укучы өйгә кайтмаска, бәлага тарырга мөмкин.
Мондый очракта берничек тә укучыны дәрестән чыгарып җибәрергә ярамый. Башта укучы белән сөйләшү, аңлашу булырга тиеш. Мәктәптә үз-үзеңне тоту, форма, тышкы кыяфәт турындагы кагыйдәләрне яңадан бер кат искә төшереп китәргә кирәк. Әгәр дә инде алга таба үзгәреш булмаса, укучының әти-әниләре аша әлеге проблеманы хәл итәргә була дип уйлыйм мин.

 

Фото:https://pixabay.com

http://magarif-uku.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев