Мәктәп янында 3000 евро тапкан егет Африка кешесен эзли
1 октябрьдә Уфа егете Дмитрий Черниковка бистәсендәге 75 нче мәктәп яныннан үтеп барганда акча янчыгы тапкан. Эчен ачып караса, анда 3 мең евро күргән.
Янчыктан акча хуҗасының документы да килеп чыккан. Өч мең евро Африкадан килгән Ошо Алан Делмосныкы икәнлеге ачыкланган, дип яза Кызыл таң.
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев