Мисырдан хат яки Дерипаскага хәер бирегез
Фейсбукта урыс телле берәү соңгы көннәрдә: “Үткән айга газ өчен 120 сум түләдем. Аллага шөкер, мин Россиядә түгел, Мисырда яшим”, – дип язып куйды. Бу сүзләр хактырмы, тик Нил үзәне илендә АИ-92ле бензин бәясе 17 сум һәм аннан түбәнрәк, дизель ягулыгы – 12 сум, балык бәясе – 100 сум, тавык килосы 125 сум булуын искә алсак, газ да бездәгедән арзанрак булса, гаҗәпмени?
Газга түләү әнә Казахстанда да бездәгедән очсызрак – 4 сум 54 тиен генә, Үзбәкстанда тагын да түбәнрәк зәңгәр ягулыкның бәясе – 2 сум 65 тиен генә. Казахстанның көнбатыш төбәкләрендә газга 1 сум 52 тиен генә түлиләр, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Аларда дәүләт компаниясе булган “КазТрансГаз” халыкка ягулыкны үзкыйммәттән түбәнрәк бәягә сата икән. Бездә исә коммуналь хезмәтләр өлкәсе олигархларга пособие түләү урынына әйләнеп бара. Алар санкцияләр астында калып ыңгырашалар, шуңа күрә акционеры Олег Дерипаска булган En+ компанияләр төркеме Россия хөкүмәтенә коммуналь түләүләргә тарифны күтәрүне сорап мөрәҗәгать белән чыккан. En+ алюминий җитештерүче “Русал” компаниясен энергия өчен түләүдән азат итүне, моның өчен Себердә яшәүче халыкка тарифларны 12 процентка гына күтәрүне сорый икән. Шулай ук Иркутск өлкәсендә җылы су һәм җылылык өчен түләүләрне дә печтек кенә арттырмый булмас дип исәпләгән әлеге компаниянең акыллы белгечләре. Мәскәүдә, ихтимал, санкцияләр астында сыгылып төшкән олигархны кызганырлар. Пенсионерлар һәм сыер савучылар, завод эшчеләре һәм әрәмтамак-тунеядецлардан Дерипаскага хәер бирдертергә кирәк дигән карарга килми калмаслар. Ил төкерсә, күл була дип, бөтен ил буйлап тарифлар күтәрә торган 1 июль көне болай да якында гына бит. Югыйсә олигархлар илдәге хәлгә түзә алмыйча, гаиләләре белән яңадан Лондонга кача башлады. Миллиардер Борис Менц һәм аның өч улы гаиләләре белән томанлы Альбионны яшәү урыны итеп сайладылар. “Вәзгыять бик киеренке, китүең хәерлерәк”, – дип әйттеләр ди. Соңгы олигархлардан да колак каксак, нишләрбез?
Рәшит Фәтхрахманов
Миллиардер күңеле – галәмдә...
Британиянең галәм туризмы өчен билгеләнгән ракетоплан төзү белән шөгыльләнүче Virgin Galactic дигән компаниянең җитәкчесе – 67 яшьлек Ричард Брэнсон галәм туристына әйләнергә җыена. Дөрес, мондый туристлар турында ишеткәнебез бар. Америка гражданины Деннис Титоның инде 2001 елда ук тәүге турист буларак йолдызлар янында кунакта булып кайтуын хәтерлибез. Аннан соң тагын 5-6лап кеше, хәтта бер хатын-кыз (Иранда туып үскән, АКШта яшәүче Ансари дигән ханым) да “котырган” акчасын кая куярга белмичәдерме, башка максаттандырмы, галәм киңлекләрен айкады.
Тик алар инде йөзләрчә тапкыр сыналган космик корабларга утырса, Брэнсон үз компаниясе эшләгән ракетопланның сынаучысына әйләнергә җыена. Шулай итеп, ул корабның тәүге пассажирына әйләнеп, аның ышанычлы икәнен расларга хыяллана. Бу хәл якындагы берничә айда булачак. Шуннан инде эш миллиардерның җиргә исән-имин төшеп утыруына гына терәлеп кала. Аның клиентлары – 450 кеше бу вакыйганы зарыгып көтеп тора, инде аванс түләп куючылары да шактый ди.
Менә шулай, күбебез җир өстендә дә сәяхәткә акча юнәтә алмаган бер мәлдә миллиардерлар галәмгә очуны Төркия тарафында булып кайту кебек кенә итеп калдырырга исәпләп тора. Дөрес, аларның сәяхәте атналарга сузылмый, ә нибары 2,5 сәгать кенә булачак. Билет бәясенә килгәндә – 250 мең доллар (безнең акчага салып исәпләгәндә, 15 миллион сум чамасы). Моның кадәр акчаны 2 сәгать ярымда туздырырга хыяллану безнең төшебезгә дә керми, әлбәттә. Ләкин бар кеше дә без түгел. Җирдәге бөтен рәхәтлекләрне күреп туйгач, галәмгә дә тартыладыр күңел... Балачактан ук Раштуа чыршылары, сөйләшүче попугайлар үстереп саткан Брэнсон тора-бара бик зур бизнесменга әйләнеп, хәзер менә үзенең компаниясе эшләгән ракетопланда галәмгә очарга, дөньяда тәүге тапкыр галәм туризмы хезмәтләрен күрсәтү өчен шәхси компания булдырырга тырышып йөри икән, булдырсын-тырышсын. Һәрхәлдә, ул Россиядә эшләп тапкан (эшләпме-башкачамы – анысы икенче мәсьәлә) бөтен акчасы белән, бу киеренке вәзгыятьтән ераграк торуың хәерлерәк, дип, шул ук Британиягә качкан Борис Менц кебек миллиардерларга караганда күбрәк ихтирам уята.
Валентина Семенова
Бүген уйласаң гына...
Төзелеш тармагы куркыныч һөнәр булуы белән аерылып тора. Әлеге уңайдан республикада сафка басучы һәр төзелеш объектында төрле тикшерүләр алып барыла. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәләрдә дә бу темага җитди сөйләшү юкка түгел. Ел башыннан алып бүгенгә кадәр хезмәт куркынычсызлыгын үтәү буенча 526 тикшерү уздырылган. Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, хилафлыклар алдагы еллар белән чагыштырганда шактый ким булса да, тынычланырга, җиңел суларга иртәрәк.
– Нинди генә төзелеш объекты булмасын, ул янәшәдәгеләр өчен куркыныч урын булып санала, – ди республика Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшчәнлегенә анализ ясаганда. – Мондый җиргә балалар, гомумән, үтеп керә алырга тиеш түгел. Бөтен мәйдан тиешенчә әйләндереп алынган булсын. Моңа вак-төяк мәсьәлә дип кенә карарга ярамый, бу – җитди проблемаларның берсе. Әлеге өлкәдә ныклы тәртип урнаштыру һәркемнең иминлеге өчен кирәк.
Игътибар иткәнегез булса, төзелеш мәйданыннан чыгучы машиналар үзләре артыннан “балчыклы юл” салып бара иде. Соңгы елларда мондый күренеш күзгә күренеп кимеде. Баксаң, “Чиста төзелеш” дигән программа уйлап тапканнар икән. Быел гына да төзелеш булган урыннарда чисталыкка бәйле 187 тикшерү уздырганнар. 49 очракта тиешле таләпләрне үтәмәүләре билгеле булган. 70 беркетмә төзелгән, 62 эш буенча административ җаваплылыкка тарту каралган. “Төзелеш бара торган урыннар техника югычлар белән җиһазландырылган булырга тиеш. Төзелеш мәйданчыгына кергән машиналар чиста чыгарлык булсын”, – дип кисәтә министр.
Республикада 1 миллион 73,8 мең квадрат метр торак сафка бастырылган инде. Бу – еллык планның 44,7 проценты. Киңәшмәдә быел төзеләсе объектлар турында гына түгел, 2019 – 2021 елларда калкып чыгасы төзелешләр турында бүгеннән үк кайгырта башларга кирәклеге әйтелде. “Мәйданчыкларны алдан әзерләп куймыйбыз икән, алдагы елларда торакны сафка бастырып булмаячак. Без төзи алмыйбыз, дигән хатлар кабул ителми. Мәйданчыклар табып, инженер челтәрләр өчен акча юнәтә башлау кирәк”, – диде Ирек Фәйзуллин.
Лилия Нурмөхәммәтова
“Усал сез!”
“Маша и Медведь” мультфильмындагы искиткеч сөйкемле, әмма һаман үпкәләргә генә торган наян Машаның яраткан сүзләре бу. “Сездән китәм мин, усал сез!” – дип тә өстәп куя әле кызый. Менә шунда дөнья йөзләрендәге иң изге күңелле җан ияләреннән берсе – тау хәтле Аю гаепсезгә рәнҗеткән уймак хәтле генә кызчык алдында оятка кала... Сүз уңаеннан, әлеге сериалның “ютюб” сайтында рекорд куюын – җиде миллиардтан артыграк каралып, йөздән артыграк илдә яшәүче сабыйларның иң яраткан “мультик”ларыннан берсенә әйләнүен искәртеп үтик.
Безгә исә, кырыкмаса-кырык төрле либераллар һәм оппозиционерларны истә тотып: “Әле бит вакчыл да сез!” – дип өстәп куйсак ярыйдыр. Соң, һәр нәрсәдән бары тик начарлык, хилафлык кына эзләп, гел киресен генә сукалап утыручылар турында шулай дими, тагын ни дисең? Күренекле вакыйга – Кремльдә Россия Президенты Путинның вазифага керешү тантанасы булды. Бөтен дөнья телевизор экраннарына текәлеп, вакыйганың бөеклеге һәм купшылыгына сокланды. Әлбәттә инде, Көнбатыш тәнкыйтьчеләре, үзләренә хас булганча, бу вакыйгада “руслар патшасы Путинга монарх таҗы кидерү”не, “Россия тоталитаризмы чагылышы”н күрде. Әле тагын әллә нәрсәләр күрде, әмма барыбер вакыйганың әһәмиятен киметә алмады. Бер инглиз блогерының: “Ә сез әнә шундый лидерга ия булган илне теләнче Порошенко яки мескен Тереза Мэй кебек тезләндермәкче буласызмы! Көлдермәгез мине!” дигән фикере шул хакта сөйли. Дөресрәге, тугызынчы май көнне бөтен дөнья күләмендә миллионнарча кешене җыйган “Үлемсез полк” маршлары узганнан соң язды ул моны. Ә безнең оппозиционер-либераллар бу вакыйгаларда нәрсәләрне күрде? “Путинның 12 миллиард сумлык машинасы ватылды... (гәрчә бернинди ватылу булмаса да), “ант бирү тантанасында Президент әләме күтәрелмичә аптыратты”. Болардан тыш бу вакыйгада бүтәнен күрмәде һәм күрергә дә теләмәде алар. Шулай булгач, усал сез, егетләр! Һәм вакчыл...” димичә, нәрсә дисең?!
Тагын бер үтә мөһим вакыйга – Кырым күперен рәсми төстә ачуны алыйк. Һичшиксез, дәүләтнең, шулай ук бик күп кыенлыкларны җиңеп, барлы-юклы 25 ай эчендә моңарчы күрелмәгән күпер төзеп куйган гаять оста төзүчеләрнең казанышы бу! Ә либераллар нәрсә ди? Интернет киңлекләре аларның “Кырым күперендәге хурлык!” (фотога төшү һәм селфи ясау өчен күпердә туктарга уйлаган байкерлар җәһәтеннән), “Кырым күперендә менә нәрсә булды...” (Франция парламентчылары делегациясенең катнашуы җәһәтеннән) кебегрәк фикерләре белән тулды. Бу кешеләрнең чынбарлыкны күрә, кабул итә һәм бәяли алмавы гаҗәпкә салырлык, билләһи! Башларына фикерләрен үзгәртеп торучы ниндидер трансформатор “тегеп” куйганнармыни!..
Вахит Шәрипов
(“Ватаным Татарстан”, /№ 74, 29.05.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев