Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Мисс-Татарстан - 2017" Зөлфия Шәрәфиеваның әнисе Фәридә ханым: "Кызыбыз кечкенәдән кыю, актив, максатчан булды" [+фото]

"Мисс-Татар­с­тан-2017" җиңүчесе исе­­менә лаек булган сылуның Саба кызы икәнлеген белеп куандык, горурландык.

Зөлфия Шәрәфиева Байлар Сабасында XI сыйныфны тәмамлап, Казан федераль университетына укырга кергән. Программист-математик белгечлеге буенча хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр инс­титутын тә­мам­лаган. Бүген "Ка­зан-Экспо" оешмасында эшли, коллегалары белән берлектә, аэропорт янында төзелә торган халыкара күргәзмәләр үзәге төзелеше белән мәшгуль, модель бизнесы белән мавыга. Буе 180 смлы кыз модельләргә тиешле барлык параметрларга да ия.

Зөлфия бу конкурста 2015 елда бер тапкыр үзен сынап караган булган инде. Ул вакытта беренче унлыкка үтә алган. Шуннан соң тагын да тырышып, үз өстендә эшләргә максат куйган кыз. Менә шул максатчанлыгы, тырышлыгы сокландыра да инде Зөлфиянең. "Кызыбыз кечкенәдән кыю, актив, максатчан булды. Мәктәптә бик яхшы укыды, фән олимпиадаларында катнашты, Саба гимназиясен алтын медаль белән тәмамлады. Шул ук вакытта мәктәптән тыш чараларның гел үзәгендә булды. Сәнгать мәктәбенең фортепиано, вокал, бию классларын тәмамлады", - ди кызы турында әнисе Фәридә ханым.

Ә Зөлфия үзе:

-Минем бөтен гаиләм, туганнарым максатчан. Күрәсең холкыбызга шулай салынган. Миңа һәрвакыт әнием үрнәк булды. Аның кебек тырыш һәм гадел кеше дөньяда башка юктыр. Әти-әнием кечкенәдән минем һәр шөгылемне хуплап тордылар, каршы килмәделәр. Теләк кенә кирәк дим мин, теләк булганда һәр эшкә дә өлгерергә була. Сәхнә, гүзәллек кызның күңелендә балачактан бөреләнгән. Һәм менә ул үзе дә гүзәллек алиһәсе булып сәхнәгә күтәрелде. "Гүзәллек, синең өчен нәрсә ул?" - дип сорыйм Зөлфиядән.

- Гүзәллек ул күңелдән чыгарга тиеш. Башкалар өчен ихластан шатлана белү, күңелең чиста булу, үз-үзеңне үстерү өчен һәрвакыт ни дә булса эшләү. Шөгыльле булу максатларга ирешергә ярдәм итә, - ди Татарстан гүзәле.

Әтисе Рафаэль, әнисе Фәридә ханым кызларының җиңү яулавына әле дә ышанып бетә алмый. Саба гимназиясенең 8 сыйныфта укучы сеңлесе Динә өчен дә апасы зур горурлык. Зөлфия хәзер Татарстан данын Россия күләмендәге бәйгедә яклаячак.

Зәмирә Сәмигуллина.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев