Минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумын арттыруга 30 млрд сум акча җибәреләчәк
Акча балалар пособиеләрен, пенсиягә федераль һәм төбәк социаль өстәмәләр, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр алучы 16 млн россиялегә тотылачак.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга 30 млрд сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакын күтәрүгә федераль бюджеттан 30 млрд сум тирәсе акча юнәлдереләчәк», — дип сөйләде министр.
Ул 2022 елда минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын арттыру турында Россия Президенты Владимир Путин анонслаганын искәртте. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу балалар пособиеләрен, пенсиягә федераль һәм региональ социаль өстәмә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне алучы 16 млн россиялегә кагылачак.
Шулай ук социаль мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә дәүләт башлыгы Россиядә пенсияләрне индексацияләүне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак дәрәҗәдә дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев