Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште

Бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак.

 

Бүгенге көннән башлап Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Президенты указы нигезендә, 1 майдан минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр арта. Шул рәвешле, ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум, яки яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә иде.

 

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрү өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 40 миллион сумга якын өстәмә акча кирәк.

Фото: архив tatar-inform

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев