Миңгәр авылында яшәүче Гыйлемшин Җиһангир Гыйлемша улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Тимершык авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.
Миңгәр авылында яшәүче Гыйлемшин Җиһангир Гыйлемша улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гыйлемшин Җиһангир Гыйлемша улы 1935нче елның 8нче декабрендә Саба районы Миңгәр авылында Гыйлемша һәм Хаҗәр Мөбарәкшиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.
Туган авылы Миңгәр мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укып, 7 еллык мәктәпне күрше Тимершык авылында белем ала. 7нче сыйныфны тәмамлагач, колхозда ат көтүе көтә. Яшьли, 1952нче елда, әтисез кала.1954нче елда армия сафларына алына һәм 1957нче елга кадәр Германияда хезмәт итә. Кайткач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, бригадир булып эшли, йөк машиналарын йөртә. Соңгы елларда колхоз председателе шоферы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
1964нче елда Миңгәр авылы кызы Мәфрүзә Мөхәммәтсабир кызы белән гаилә корып яши башлыйлар, бер кыз һәм ике ул үстерәләр. Өч балалары да үз гаиләләре белән яшиләр. Мәфрүзә апа белән 39 ел бергә тормыш итәләр, ул 2003 нче елда вафат була. Кызлары Гөләмзә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Ике баласы, дүрт оныгы бар. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Уллары Альберт Казан шәһәрендә эшләп, тормыш иптәше һәм ике кызы белән яши. Кече уллары Рамис Миңгәр авыдында төпләнеп калып, тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп устерәләр.
Бүгенге көндә Җиһангир абый төп йортта кече улы Рамис, килене Лилия тәрбиясендә оныклары белән бергә үрнәк, тату гаилә булып гомер кичерәләр.
Хөрмәтле Җиһангир абый!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, озынын, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне муллыкта, күңел тынычлыгы белән яшәп үткәрегез. Балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы гына насыйп булсын сезгә. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын
Без телибез сезгә исәнлекләр,
Ак бәхетләр,тыныч картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,
Тик борчулар гына күрмәгез.
Яшәгез сез матур итеп,
Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен!
Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Тимершык авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев