Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңгәр авылы халкы махсус хәрби операциядә булучыларга яраларны бәйләү өчен кирәкле материаллар ясарга җыелды

Бәйрәм яллары булуга карамастан, Миңгәр авылы халкы хезмәттә.

"Авылдашларыбыз, улларыбыз, туганнар махсус хәрби операциядә булган вакытта тыныч күңел белән өйдә ял итү мөмкин түгел"- ди алар. 

Егетләргә ярдәм итү теләге аларны авыл клубына җыйды. Әле күптән түгел генә алар махсус хәрби операция зонасына 7×5, 9×5ле 9 сетка ясап озаткан иде. Ә бүген алар хәрби госпитальгә гуманитар ярдәм күрсәтү максатыннан яраларны бәйләү өчен кирәкле материаллар ясарга җыелды.

Беренче көнне марлядан 1650 штук түгәрәкләр ясадылар. Икенче көнне 580 салфетка булды.

Хаҗинур Хәйруллин өендә 100ләп салфетка ясап алып килгән. "Кышын кичләр озын, аны халык өчен дә файдалы итеп уздыргач, күңелгә рәхәт" -ди.

Илдар Галиәхмәтовның улы Адель да махсус хәрби операциядә. Ул кызлар салфетка барлыкка китергән вакытта 600 грамм мамыктан түгәрәкләр ясады.

Бу эшнең төп инициаторы гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән Вәҗиһә Шәйхуллина. "Бүгенге вәзгыять беркемне дә читтә калдырырга тиеш түгел. Мин үзем башта әлеге эшне Байлар Сабасында волонтерлар белән эшләдем, хәзер моны үзебезнең авылда да оештырып җибәрү теләге туды" - ди.

Саваплы эшкә авылның яшьләре дә бик теләп кушылды. Улы мобилизацияләнгән Әлфия Вәлиуллина да авылдашларына хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтле.

Бүгенге көндә авылның 3 егете махсус хәрби операция зонасында. Фронттагыларга көчне тылдагылар бирә. Миңгәрлеләр бу эшне алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев