“Минем герой”
Мин бу язмамны бабамның якты истәлегенә дога булып ирешсен дип язам.
...80 яз, 80 кыш... Бу матур, якты тормышны безгә кем бүләк иткән соң? Әлбәттә, тарих дәресләреннән, китаплардан, кинофильмнардан без Бөек Ватан сугышы турында күп беләбез. Ләкин аерым бер мисалга тукталганда кем генә гади бер солдатны искә төшерер соң?
Мин бу язмамны бабамның якты истәлегенә дога булып ирешсен дип язам. Чөнки тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Минем бабам, Биктимер Тимергали улы Ибраһимов, 1923 елның 19 октябрендә Саба районы Өчнарат авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда беренчеләрдән булып фронтка китә.
Утлы елларны искә алып, ул безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне еш хәтеренә төшереп сөйли иде. Кызганыч, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганнан соң, бабаебыз безнең арадан китте... Ә аның сөйләгәннәре, үзе әйткәндәй, тарихи истәлек булып калды... “Сугыш башланган көнне болында печән әзерли идек. Җәй башы гына булса да, билдән печән иде ул елны. Шулчак бар көченә чаптырып бер атлы кеше килеп туктады: “Сугыш! Барыгыз да авылга,хәзер үк! - диде дә, кире китеп барды.
Татарстаннан киткәндә үк билгеле булды: без Ленинградны сакларга барачакбыз! Солдатлар төялгән составны юлда бомбага тоттылар, өчтән бер өлешебез генә калдык. Күп газаплар чигеп, ниһаять, Ленинградка килеп җиттек. Ладога күлен үтеп, төннәрен траншеялар, окоплар казыйбыз, көндез сугышчан әзерлек үтәбез. 23 майда оборона тоттык. Танклар үкерә, өзлексез бомба ява, чинап истребительләр әйләнә, күк белән җир тоташкан кебек тоела. Безнең укчы бригадада ничә солдат булганын хәтерләмим, әмма гарасаттан исән калганнар... өчәү идек. Сугышта берәү дә “үләм” дип йөрми. Дошманга нәфрәт чиксез булганга,үзеңне гел исән калырмын дип тоясың. Үлем белән үлемсезлек арасын мин дә үттем. Каты яраланып, 6 ай Соликамск шәһәре госпиталендә дәваландым.”
Менә шул вакытта авылга “похоронка” кәгазе килә, хәтта җеназа намазы да укыйлар. Бу кайгылы вакытларны сеңлесе Минҗиһан әби дә хәтерли: “Үлде дип хәбәр килгәч, әни ашларында үткәрде. Абыйның кырыгын үткәреп, 41 көн дигәндә, әнигә хат килеп төште. Без сезне сөендерәбез, улыгыз Биктимер исән, хәзер Соликамск госпиталендә дәвалана”, - дип язылган иде. Әни моңа ышанмый, хатны кочаклап өйдән – өйгә йөри. Өч айдан соң, абыйның үзеннән хат алгач кына тәмам тынычландык”, – дип сүзен тәмамлады.
Әнисенең, якыннарының бәхетенә бабам күп михнәтләр күреп, 1943 елда култык таяклары белән Өчнарат авылына исән – сау әйләнеп кайта.
Инвалид булып кайткан фронтовик бабам ике ел култык таяклары белән йөри әле. Сугыш яралары бераз ябылгач, 1950 елда Шәмәрдәнгә күченеп килә, нефтебазага каравылчы булып керә һәм пенсиягә чыкканчы (37 ел) эшли.
Сугышчылар сугыш кырында, бабам һәм аның кебек меңнәрчә, миллионлаганча кешеләр үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү яулаганнар.
Бабаем ел саен 9 май көнең зарыгып көтеп ала торган иде... иде...
2020 елның 3 августында мәңгелеккә күләрен йомды...
Айсылу Сагдиева Шәмәрдән авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев