“Минем герой”
Минем сезгэ бабамның әтисе Габдрахманов Габделкәрим Габдрахман улы турында сөйлисем килә.
Минем сезгэ бабамның әтисе Габдрахманов Габделкәрим Габдрахман улы турында сөйлисем килә. Ул 1908 нче елда ТАССРның Чуриле районы Иләбәр авылында, Вәлиев
Габтрахман һәм Вәлиева Гайниҗамал Газиз кызы гаиләсендә туган. 1922 нче елда Иләбәр башлангыч мәктәбендә 4 ел башлангыч белем ала. Балачагы бик авыр
елларга туры килә. 1921 елның ачлыгын ялангычлыгын кичерә алар гаиләсе. Крестьяннарның булган бөтен ризыкка дигән һәм чәчү орлыкларын жыеп алалар.
Халык үз-үзен саклап калу өчен чабата үрә, Мишә елгасыннан балык тоталар. Соңрак Габделкәрим ВЛКСМ рәтләрендә тора. 1940 елның апрель аенда партия рәтләренә кабул ителә.
1930 елның ноябрь аенда Габделкәрим
мәҗбүри хәрби хезмәткә - 15 нче җигүле ату полкына алына. 1932 нче елның декабрь аенда Запаска озатыла.
Бөек Ватан сугышы-кешелекнең иң
аянычлы, кызганыч вакыйгаларының берсе! Бу мәхшәр 1941 нче елның 22 нче июнендә башланып китә. 1941 елның 24 нче июнендә Габделкәрим Саба РВК сы кушуы буенча
сугышка озатыла. Бер елдан аны 217 нче ату полкына автоматчы итеп билгелиләр...
Ватан өчен сугышып Габделкәрим Карелия фронтына, соңрак өченче Украина фронтына барып җитә. Венгрия, Австрия,
Чехословакия, Румынияләрне азат иту өчен булган көрәшләрдә катнаша. Венгриянең Будапешт шәһәрен яулаганда уң кулын нык яралый. 1945 нче елның февраль аеннан 4
маена тикле госпитальдә дәвалана.
Габдрахманов Габделкәрим Габдрахман улының сугыш юлындагы
батырлыклары аның күпсанлы буләкләре белән раслана. «За отвагу» №528744 1942 ел, медаль
«За победу над Германией» №0134065 1946 ел, орден Отечественной войны II степени № записи: 1512378768 06.04.1985, бик күп юбилей елларында бирелгән
буләкләр.
Сугыштан кайткач та 48 ел буена аны күп еллар тәнендәге снаряд кыйпылчыклары, җан яралары газаплый. Шул җанкискеч
сугышта дүрт туганы: Габидулла, Галләм, Габделмәннән, Ибрахимнарны мәнгегә югалта, хәтта каберләре дә билгесез.
Сугыштан сонгы елларда Габделкәрим
колхоз, авыл советы рәисләре, завхоз булып эшли. Хатыны Хәдичә белән үзләре кебек тырыш балалар тәрбияләп устерәләр. Шулар устергән егетләрнең берсе минем бабаем Мәннән Каримович, ә мин аның оныгы Мавлетова Әнисә Рөстәмовна, Иләбәр авылы, МБОУ "ЦО ОНИКС", 8 нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев