Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Минем аның янына кабергә төшеп ятасым килде..." Ун аерылышу тарихы

Кеше үз гомерендə кайчан да булса аерылу мизгелен кичерә. "Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе төрле яшьтәге һәм төрле статустагы кешеләрнең аерылышу газабын ничек кичергәнен белеште.

Аерылышуны кичермәгән кеше юктыр. Әйтик, үсмер чакта гашыйк булып, аңа үз мəхəббəтеңне əйтə алмыйча, эчтəн генə күз төшереп йөрисең. Соңыннан, мөнəсəбəтлəр килеп чыкмыйча, аерылу ачысын татырга мәҗбүр буласың. Мондый яки моңа охшаш мәхәббәт тарихлары күп. Беренче мәхәббәт, беренче тапкыр гашыйк булу, ничә ел бергә яшәп, кинәт кенә аерылышу һ.б. мисалларны күзәтергә мөмкин. Бу ситуациядә кеше үз-үзен ничек тота һәм нинди адымнарга барырга сәләтле? Психолог нинди киңәшләр бирә?

“Мәхәббәттә яшәгәндә яраткан кешеңнән аерылу авыррак”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дирижер булып эшләгән, Зилә Сөнгатуллинаның элекке ире Ирнис Рәхимуллин: “Хөрмәт булганда, зур мәхәббәт белән яшәгәндә яраткан кешеңнән аерылу авыррак. Аерылу ачысын вакыт кына дәвалый. Әлбәттә, аерылышканнан соң кечкенә генә булса да яра кала. Акыллы кеше аерылганнан соң үзен гел эшкә багышлый. Мин дә үземне гел эшкә һәм улым Рөстәмгә бирдем, улыбызны кечкенә вакытында мин күбрәк тәрбияләгән идем. Бу очракта авырлык тизрәк югала. Башка бер нәрсә дә әйтә алмыйм”.


Фото: Эльвира Хайрова

“Без бик матур аерылыштык, кеше көлдермәдек”

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина 2009 елның 12 санында“Сөембикә” журналына биргән интервьюсында “Без Ирнис белән бик матур аерылыштык, кеше көлдермәдек”, - дип әйтә: “Мин мәхәббәтемне Казанда очраттым, Ирнис белән унҗиде ел яшәдек. Ирнис – музыкага гашыйк хормейстер, дүрт ел буе – беренче курстан башлап һәр кичне чәчәк тотып каршылый иде. Җыр-моң якынайтты безне. Баш югалтып, шашып гашыйк булу түгел иде бу. Мине яратып йөргән, һәр көн чәчәк бүләк итә торган игътибарлы егетнең тәкъдимен кире кагу читен булганга кияүгә чыгарга ризалаштым. Апа-сеңелләр, дуслар, хәтта остазларым да сүз куешкандай: “Ялгышмыйсыңмы, Зилә? Яратуың хакмы?” – дигән саен, тискәреләнеп, үҗәтләнеп, хаклыгымны расларга тырыштым.

Мәхәббәт көймәсе тормыш мәшәкатьләренә бәрелеп челпәрәмә килде. Кемнәр генә кабатламаган бу тәкъбирне!

Мин тоташ дүрт сәгать сәнгать, җыр дулкынына көйләнеп, йөрәгемне савып, образ иҗат иттем, сәхнәдә яшәдем. Ә спектакльдән соң гримны сөртеп алу белән эш бетми, кайнарланган, янган-пешкән килеш сәхнә образы халәтеннән үз кабыгыңа, үз тормышыңа кайту җиңел түгел. Сәгать теле туктап тормый. Ә өйдә ир көтә, бала бар. Унбиш минут соңарган өчен чыккан тавыш-гауга, йөрәккә капкан үпкә, күз яшьләре... Улыбыз Рөстәмгә унбиш яшь тулып килә иде. “Әллә аерылышасызмы? Болай яшәп булмый ич”, - дидем.


Фото: Рамил Гали

 Гаҗәп, аерылышу эшен Зилә кузгата, тик аның моңа вакыты юк. Ә сөеклесе өчен ир һәммәсен эшләргә әзер. Билгеләнгән көнне судья янына да киенеп-ясанып, култыклашып киләләр. Култамгалар куеп, урамга чыккач кына Зилә аякларының мамыктай йомшаруын сизә. Уен түгел, тормышта бик хәтәр борылыш ясалган көн икән ич! Беркем ышанмый аларның чынлап аерылышуына. Чөнки янә өч ел бер фатирда яшиләр, тик йоклау гына аерым. Зилә – йокы бүлмәсендә, ир залда урнаша. Кайтып керә дә, элеккечә: “Әнкәсе, ашыйбыздыр бит”, – дип елмая. Бала атасын, улына, үзенә пешергән ризыктан аерсынмыни?! Киемен дә үзләренеке белән рәттән юып, үтүкләп куя.

Ирнисның үзенә бер бүлмәле фатиры булгач, ремонтлар ясатып, күчәргә үгетли-үгетли дә байтак гомер уза. Аптырагач, йөк машинасы яллап, бөтен кирәк-ярагын төяп, хасиятләп башка чыгара ул аны.

Вакыт уза, ниһаять, яралар төзәлә. Ирнисның да тормышы көйләнә. Хәл-әхвәл белешеп яшәүләре табигый. Берсендә ир шалтырата:

– Дачада шундый шәп мунча өлгерттек. Кил әле, бер күреп китәрсең.

– Намусың кайда? Синең өчен җан атып торган хатының бар. Ничек…

– Минем хатын да ярата бит сине. Ул да чакыра. Менә үзе дә янәшәмдә тора!"

“Аерылу миңа яхшы яктан тәэсир итә”

Алинә Сафиуллина, җырчы: “Өйгә кайтышыбызга, ирем фатирның йозагын алыштырып куйган иде. Мин фатирда теркәлмәгән, улымны 6 ай тулгач кына кертте. “Яңа тормыш башларга комачауламагыз" дигәч, башка чарам калмады”, - дип сөйләгән иде Алинә “Интертат” хәбәрчесенә узган ел.

Бу проблемага җырчы аерым тукталып үтте: “Минемчә, аерылу – авыр әйбер. Үлемне дә мин аерылуга саныйм. Еллар узган саен үлемне башка төрле кабул итә башладым. Мәсәлән, әби белән бабай үлеп китсә, бер хәл. Алар күзлегеннән чыгып карасак, яшисе дә килми, тәнең дә авырта, кайчан үлермен икән дип тә яткан кешеләр бар. Бу очракта бер-береңнән аерылу – котылгысыз. Аны тыныч кабул итәргә кирәктер дип уйлыйм, чөнки ул гомер-гомергә килгән эволюция. Кеше бер-берсеннән яшьли килеш аерылса, бик авыр кабул итәм.

Егет белән кызның мәхәббәт арккасында үз-үзләренә кул-салып аерылуы бик көлке. Алар бер-берсенә туган да түгел бит! Бер аралыкта хисләр уянып ала да, аннары соң онытыла. Мәсәлән, син быел гашыйк булдың, өч айдан аерылдың, ярты ел буена кайгырдың, бер елдан соң исеңә төшерәсең дә һәм синең үзеңә үк бу кызык була. Шуңа күрә, мәхәббәт өчен кул салуны кирәк һәм дөрес гамәл дип санамыйм.

Ир белән хатын – әни белән әти мөнәсәбәте түгел. Ирләр – үзенә бертөрле халык. Аларга 100% ышанып бетәргә кирәкми! Минем игътибар иткәнем бар, хатыны чирләп китеп, гел хатынын гына кайгыртып торган ирләр бик сирәк була. Гадәттә, ирләр ташлап китә. Хатын-кызлар киресенчә, ул мөнәсәбәтләргә тугры кала.

Кыз кеше егете аркасында кул сала икән, моны да көлкегә саныйм. Дөньяда ир-егетләр бетмәгән. Егет кеше сирәк кул саладыр. Миңа шулай тоела. Ир кеше мөнәсәбәтләргә һәм хыянәт итүгә җиңелрәк карый.

Мәхәббәт – үтә торган хис. Ул – очкын, күңелләрнең җилкенеп алуы, сексуаль планда ярсыну тудыру. Еллар узган саен мәхәббәт сүнә, кешеләр бергә яши, хуҗалыгын алып бара, аларны балалар гына бәйли. Боларны мин балалар хакына яшәү дип атар идем. Син аерылып балаңны алып китсәң, икенче ир белән дә мәхәббәт узганнан соң, барыбер шундый ук ситуация кабатланачак. Мәхәббәт һәм кризис чоры һәр гаиләдә дә була.

Минем организм аерылуны икенче төрле кабул итә. Ир-атлар булганда мин үземне җиңелрәк хис итәм. Ә аерылганнан соң, минем организмым уяна, мин эшләргә тотынам, банкетларда җырлыйм, кичәләрдә чыгыш ясыйм, өсте-өстенә җырлар яздырам, интервьюлар бирәм. Сәнгать кешесе гел эшләп торырга тиеш. Кайвакыт, хатын-кызларга кызыгып куям: алар хатын-кыз булып кына эшләп йөриләр, бала табалар да, бала белән генә шөгыльләнәләр. Беренче ирем белән кунакларга барганда, “Алинә Сафиуллина бездә кунакта!” - дип әйтеп салалар һәм мәҗбүри җырларга сорый башлыйлар иде. Яисә ирем: “Ярар инде, минем туганнарны котлап җырлыйк инде”, - дип әйтә иде. “Ярыймы мин синең хатының гына булып, тыныч кына, рәхәтләнеп ашап-эчеп, барып кайтыйк әле”, - дигән теләгем туа иде. Аерылу миңа яхшы яктан тәэсир итә дип саныйм, чөнки мин үз өстемдә эшлим, үземә генә таяна башлыйм. Көчлерәк булып, алга таба атлыйм”.


Фото: Инстаграм

“Минем өчен бу бит ябык. Яңасын башлыйм!”

Гөлназ Асаева, җырчы: “Бу темага без гаиләбез белән сөйләшәбез. Мин әти-әниемнән бернәрсә дә яшермәскә тырышам. Әгәр дә егет ошый икән, аның турыда сөйлим, үземдә яшерә белмим. Мин бер егет белән генә бик дус булдым. Шул вакыттан бирле андый хисләр белән янганым юк.

Без танышканда миңа 15 яшь, ул олырак иде. Яшь аермасы шактый булды. Әмма моңа карамастан, ул миңа бик яхшы мөнәсәбәттә иде. Безнең уртак кызыксынуларыбыз, максатыбыз булды. Тик, бер мизгелдә барысы да челпәрәмә килде: без аерылыштык. Аерылышу минем өчен бик әрнүле булды, аннан озак айный алмадым. Чөнки Ул – беренче мәхәббәтем! Аннан соң үз-үземне кулга алырга кирәклеген аңладым һәм тәүлегенә 24 сәгать эшләдем. Ул чорда күп җырлар яздырдым. Һәр җырым да Аңа багышланды.


Фото: Солтан Исхаков

5 ел узуга карамастан, безнең мөнәсәбәтләребезнең чиста булганына инандым. Ул миңа һәрвакытта да алма белән бер мисал китерә иде: ашап ташлаган алма һәм тимәгән, чип-чиста алма бар. Әлбәттә, кеше алманың чистасын сайлаячак. Кызлар белән дә шул ук хәл. Чиста булыгыз, шул очракта ирегез сезгә бер сүз дә әйтә алмаячак һәм кулында гына йөртәчәк. Беренче мәхәббәтемә рәхмәт! Минем өчен бу бит ябык. Яңасын башлыйм!”

“Парсызлар күп, дөрес җирдән эзли белергә кирәк!”

Илшат Вакказов, популяр алып баручы: “Аерылулар күп булды инде ул, яшерен батырын түгел. Яшьрәк вакытта аңа бик игътибар да итмисең, ә менә алга таба сиздерә башлый. Син ошатып йөргән кыз сине күрми дә. Ә син аны күрәсең, ошатасың, әмма берни дә эшли алмыйсың. Ниндидер тормоз тота шикелле – адым ясаудан куркумы шунда, аңлап булмый... Кул салуга барып җитәрлек яратулар ул – юләр яратудыр инде, Алла сакласын! Андый вакытта онытылу ул – эштер миңа калса. Яраткан эшең. Яраткан кызыңа булган мәхәббәт эш мәхәббәтенә әйләнә. Башыңны иеп, ташлады дип елап утырса, Казаныбыз яшь белән тулачак бит! Болай да исеме җисеменә туры килә. 10 минут яңгыр яуса, башлана ярминкә!


Фото: Илшат Вакказов

Ышанган, позитив караш белән яшәсәң, бар да булачак. Парсыз кызлар да, егетләр дә бик күп бит. Дөрес җирдән эзли белергә кирәк! Яратып яшәгез, дуслар!”

“Минем өчен кияүгә чыга алмау проблемасы дөнья бетү белән тиң иде”

Җырчы ханым (39 яшь, Казанда яши): “Яшь чакта эмоцияләр көчле, шуңа күрә дә йөрәгеңә бик якын кабул итәсең. Утырып елаган чакларым да булганын хәтерлим. Хәзер “нәрсәгә шулкадәр бетеренгәнмен икән?” дип көләсем генә килә. Шуңа күрә, яшьләргә әйтәсем килә: кул-салу – зур ялгышлык. Уйлап карагыз, бер кыз үз-үзенә кул сала икән, аның егете аннары ничек рәхәтләнеп яшәп калачак! Бер-ике көн еласа, еламаска да мөмкин. Бердән, иң элек әти-әнигә авырлык килә. Яисә, гарип калырга да мөмкинсең. Мондый әйберләрдән Алла сакласын! Бу иң авыр гамәлләр. Мәхәббәт белән түгел, баш белән эш итәргә кирәк. Вакыт үтәр, дөнья бит бу! Чиләгенә күрә капкачы табылыр. Димәк, насыйп булмаган, әле вакыты җитмәгән дип уйларга кирәк. Беркайчан да үз-үзеңне бетереп, нәрсәдер исбатларга кирәкми. Еллар узгач, “и, юләр, шулхәтле бетеренгәнмен”, дип көләчәксең. Бар нәрсәнең дә үз җае бар.

Яшермим, мин үзем дә 30 яшемдә генә кияүгә чыктым. Моңа кадәр мин үземне аңларлык кеше очратмадым. Чыгыш ясарга барсаң, “нишләп озак тордың? Концерт әллә кайчан беткән, ни өчен озак кайттың?” – андый моментларны башка кеше аңламый. Шуңа күрә мин иҗат кешесен эзләдем. “Кияүгә чыкканыңны сизми дә каласың”, – дип әйтәләр. Бер дә уйламаганда хәләл җефетем белән очрашып китеп, парлаштык. Аллага шөкер, бергә эшләп, балалар үстереп, матур итеп яшәп ятабыз. Кыз вакытта булган аерылышу мизгелләре минем өчен әллә кайда еракта калды.

Ярдәм итү ягыннан, дус кызларым белән киңәшләштем. Уртага салып, фикерләштек. Аптырагач, психологка мөрәҗәгать иттем. Бу ситуациядән җиңел генә чыгарга миңа психолог та булышты. Бергәләп анализлап, мине дөрес юлга бастырды. Кызларның да, психологның да киңәшен истә тоттым, үземнең йөрәк аша үткәреп, аннан бик җиңел генә чыктым. Ул вакытта минем өчен кияүгә чыга алмау проблемасы дөнья бетү белән тиң иде. Мин үземне беркемгә дә кирәкми дип уйладым.

Һәр кешегә дә аңлаган, хөрмәт иткән парын табуын телим. Монда мәхәббәт кенә дә түгел, аңлашу да кирәк. Сиңа икенче сорт итеп кенә карарлык булмасын. “Ир – хуҗа” дип әйткән кешене аңламыйм. Нинди хуҗа булсын инде ул? Һәр кеше үзенә-үзе хуҗа. “Ир – баш, хатын – муен” дигән мәкаль дөрес. Әмма хәзерге заманда танышларым арасында гаиләдә иллегә илле эшне башкарганнар күп. Без дә шулай итәбез: икебезнең фикере килешми икән, уртага салып сөйләшәбез. Иремнең һәм минем фикеремнең азагы ничек төгәлләнергә мөмкин икәнен карыйбыз. Соңыннан, урта фикергә киләбез”.

“Депрессиягә бирелмәскә мəктəп, имтиханнарга əзерлəнү коткарды”

Татар теле укытучысы (24 яшьлек кыз, Казанда яши): “Минем күп кенә парлар кебек озак очрашып йөргәнем булмады. Шуңа күрә дә, бәлки, аерылышулар да авыр кичерелмәгәндер.

Беренче очрашып йөргән егет белән мин мәктәпне тәмамлаганда аерылыштык, дөресрәге, ул миңа кадәр очрашып йөргән кызына китте. Араларына кермәдем, алар инде күптән йөрмиләр иде. Аңлашып аерылыштык, скандалларсыз. Әлбәттә, бер утырып еладым башта. Тик мин бик хисләрне чыгармыйм, эмоцияләргә бирелмәскә, акыл белән эш итәргә тырышам. Плюсларны эзләргә тырыштым, “тырышыбрак укырмын, имтиханнар бирәсе бар”, – дидем үз-үземә. Шул ярдәм итте дә. Мине депрессиядəн мəктəп, имтиханнарга əзерлəнү коткарды, бу ситуация күпмедер дәрәҗәдә стимуллаштырды дияргә була. Үземә башка еламаска сүз бирдем. Искә төшкән, кыен чаклар да булды инде. Тик башка еламадым. Аңа да җиңел булмагандыр бу фикергә килергә, чөнки безнең сүзгә килгән булмады. Ул егет бик гафулар үтенде”.

“Бер-берегезнең хисләре, йөрәге белән уйнамагыз”

Гөлшат Ганиева, редактор: “Миңа 37 яшь. 19 яшемдә кияүгә чыгып, 18 ел бергә торган иремне югалттым. Бу югалтуны авыр дип әйтү минем өчен бернәрсә дә аңлатмый. Мондый югалтуның нинди ачы хәсрәт булуын үзе шуны кичергән кеше генә аңлыйдыр.

Мин иремне үле килеш күргәч, ничек акылдан шашмадым икән дип уйлыйм. Минем аның янга кабергә төшеп ятасым килде. Алга таба ансыз яши алуны күз алдыма да китерә алмадым. Аның үлеменә ышанмадым. Ышанырга теләмәдем. Өчесе, җидесе, кырыгы үтте... Мин ишегалдына машина килеп туктагач, элеккечә үк Ул кайтты дип тәрәзәгә йөгердем. Менә-менә ишек ачылыр да, Ул килеп керер кебек иде. Нәни кызымның "Әтием кайтсын, әтием кайтсын", – дип илереп елаулары... Балалар бакчасыннан чыкмыйча, "Әти килеп алсын" дип көтүе... Ярый әле, бәхетемә, туганнарым, якыннарым, дусларым күп. Алар ярдәмендә мин кеше хәленә кайттым.

Яңадан Ансыз яшәргә өйрәндем. Тик безнең Аны искә алмый калган бер генә көнебез дә юк. Берәүгә дә мондый ачы хәсрәтне кичерергә язмасын, балалар ятим калмасын иде. Парларга бер генә теләгем: юк-бар сәбәпләр белән бер-берегезнең хисләре, йөрәге белән уйнамагыз. Бер-берегезне кичерә, аңлый белегез”. Кайчагында кирәкмәгән сүзләр күп әйтелә, ә кирәкләре, киресенчә, әйтелми кала. Үкенергә язмасын иде!”

“Депрессиягә бирелмәс өчен, иманның нык булуы да кирәк”

Галия Кәбирова, балалар бакчасында директор урынбасары: “Һәркемнең тормышында хәлиткеч фактор ул – гаиләдә бирелгән тәрбия һәм гаиләдән "аерылгач" урап алган мохит, кешеләр дип уйлыйм мин. Шулар йогынтысында һәр ситуациядән һәр кеше үзенчә чыгу юлын таба. Оялып, кыенсынып, кирәк чакта кирәкле сүзне әйтә алмыйча,аннары мең кат үкенеп, дус кызларына елап, жәлләтеп, әле җитмәсә, социаль челтәрләрдә үзенең иң бәхетсез кеше икәненә киная ясаучыларны аңламыйм, ачуны чыгаралар. Көчле, кыю булырга кирәк! Әйтәсе килгән сүзләрне әйтеп калырга кирәк. "Ә ул ни уйлар микән?"- дип баш катырырга кирәкми. Гомер берәү генә, акыллы итеп уздырырга кирәк, үкенүгә урын калмасын.

Шәхсән минем аерылу проблемасы булмады. Кечкенәдән татар язучыларының матур,саф мәхәббәт турындагы китапларын укырга ярата идем, шуңа күрә кечкенәдән “идеал”ны күңелдә йөрттем. Сүз уңаеннан, заманча фантастик китаплар укучыларны, заманча фильм караучыларны “җенем сөйми”: тормыштан ерак темаларга кереп китәләр дә, беренче дөньяви проблемада ук югалып калалар. Мин, кайберәүләр кебек, егетләрнең тышкы кыяфәтенә гашыйк булып, саташып йөрми идем. Гел күңел матурлыгын эзләдем. Күңелләр туры килми икән – шулай кирәктер дип җиңел генә кабул итә идем, ашыкмый идем, шашынмадым. Мәхәббәт темасында бүтән кешегә ачылырга кирәкмидер дип уйлыйм,чөнки синең күңел халәтеңне синнән башка бүтән берәү дә аңлый алмый. Әгәр дә инде берәр авырлык килеп чыкса, мин матур музыка тыңлый, яхшы кешеләр белән аралаша, матур китаплар укый идем дә, ничектер җиңел була иде. Кешегә күрсәтеп, елап утыручыларны яратмыйм. Бик елыйсың килсә, үз эчеңдә генә ела, ник кешенең башын бутап, проблеманы күпертергә? Озын сүзнең кыскасы шул: хаталар эшләмәс өчен,авырлыкларны җиңәр өчен,мәхәббәт өлкәсендә сынатмас өчен, үзеңә генә ышанырга, матур китаплар укырга, матур кешеләр белән аралашырга кирәк.

Иманлы булу бик нык ярдәм итә. Иманы булмаган кешенең тормышы бу дөнья белән чикләнгән. Иманлы кешегә егет-кыз проблемасы кечкенә булып күренә. Депрессиягә бирелмәс өчен, иманның нык булуы да кирәк".

“Мәхәббәт хисен тою – үзе зур бәхет!”

Рауза Сафина, хисапчы: “Яшь чагыңда бер генә кешене яратасың. Күңелгә ниндидер хис килә, без аны “беренче мәхәббәт” дип атыйбыз. Кеше беренче тапкыр мәхәббәтен очратканда аны идеаллаштыра. Андый чакта кешенең гаепләрен, минусларын күрмисең.

Минем өчен әти идеал иде. Дөнья буенча аңа охшаган кеше эзлисең. Тиктомалга гына әллә ничә кеше белән очрашмыйсың, бер кеше белән генә очрашасың. Аерылу нәрсәдән килеп чыга? Кешеләр хыялларын чынбарлык итеп кабул итәләр, шуның өчендер дип уйлыйм. Хыялыңны тормышта да шулай булыр дип уйлыйсың. Хисләрдә ялгышулар була. Кыз балага бигрәк тә авырга туры килә. Ир кешеләрнең алай кайгырганнарын күргәнем юк.

Һәр кеше кайсы мохиттә үссә, шуны тормышында да алып барырга тырыша. Әти-әниең биргән тәрбияне син үзеңнең гаиләңдә дә булдырырга хыялланасың. Әти һәм әни гаиләсе – синең өчен иң идеаль гаилә, үрнәк булып тора. Үзеңнең кешең белән дә шул ук гаиләң кагыйдәләренә нигезләнәсе килә. Яратып йөргән кешеңә минеке дә шулай булыр дип өмет-хыяллар баглыйсың. Эштә миннән “аның чыннан да яхшы кеше булуында инандыңмы?” - дип сорыйлар иде. Мин: “Әйе, безнең әниләр дә дуслар, авылдашлар, без бер-беребезне беләбез”, - дидем. Сөйгән ярыңның әти-әнисе әйбәт торамы, бер-берсен хөрмәт итәме, хыянәт юкмы икәненә игътибар итәргә кирәк. Ә мәхәббәт бит аны карап тормый! Пәрдә диярсең, күрмисең генә аны! Яратасың һәм бетте.

Ярату һәрбер кешегә дә кирәк. Ул йөрәкнең уртасында, сине гомер буена якты йолдыз сыман алга алып бара. Кешенең “беренче мәхәббәт”е булмаса әгәр, ярату хисенә рәхмәт әйтергә кирәк. Бергә була алмасаң да, мәхәббәт хисен һәр кеше дә тоярга тиеш. Мин шундый фикердә. Егет белән кыз арасында чын мәхәббәт хисе булса, тора-бара ул икенче мәхәббәткә әйләнә: тормышка, гаиләгә, кешеләргә, табигатькә мәхәббәт туа, җыен әйберне ярата башлыйсың. Аллаһы Тәгаләгә ул хисне биргәнгә рәхмәтлемен. Мәхәббәт бөтен кешегә дә бирелми, кайберәүләр белмиләр дә аны. Мәхәббәт хисен тою – ул чын бәхет! Бергә булмасаң да, бернинди дә бәхетсезлек дип санамыйм мин аны.

Без ирем белән бергә булмасак та, аерылышу миңа дөньяга икенче төрле карарга этәргеч бирде. Бергә була алмау – трагедия түгел. Ул бары тик яңа сулыш. Ул сиңа өскә күтәрелергә, күбрәк күрергә, анализларга мөмкинлек бирә. Мәхәббәт Җирдә бар ул! Аллаһы Тәгалә парларны ничә яшьтә булса да барыбер очраштыра. Бер-берсен 50 яшьтә дә тапкан парларны беләм. Гомер буена кияүгә чыкмаган кешеләр, кинәт кенә киягә чыгып куялар. Шуңа күрә, моңа ышанырга һәм үзеңдә мәхәббәт хисен яшәтергә генә кирәк. Мәхәбәт кешегә рухи көч бирә, канатландыра, аны матурлата. Бәхетле кешеләр бер-берсенә бәхет тарата бит, начарлыкларга бармыйлар. Кешеләр бәхетле булсыннар иде. Мәхәббәт хисе көчле кешеләргә бирелә һәм аны югалтырга ярамый.

Мин ирем белән 28 ел бергә яшәдем. Соңгы 3 елда аерым бүлмәләрдә тордык. Депрессиягә бирелмәскә яхшы кешеләрнең яныңда булуы мөһим. Катгыйлык кирәк. Бу очракта мине эш кенә коткарды. Башың белән эшкә чумасың. Көне-төне эшләп, арып кайтып керә идем өйгә. Иртә белән торып, тагын эшкә чаба идем. Өстәмә эш аласың. Эш кенә коткара ала, башка бернәрсә дә түгел. Үләм дип ятасы түгел, торасы да чабасы. Аллага таяну да зур роль уйнады. Мәчет янына килеп, елап сорап тора идем”.

    Психолог Эльза Шакирҗановадан аерылышканнан соң депрессиягә бирелмәс өчен 6 киңәш:  

1.     Теләсә кайсы вакытта диярлек сезне тыңлый алырлык кешене табарга кирәк. Ул бик якын дус, туган яисә онлайн психолог булырга мөмкин. Бу үзеңне ялгыз тоймас өчен һәм үз эчеңдә әйтеп бетерелмәгән уйларны һәм хисләрне тотмас өчен кирәк.

2.     Көчле кешеләрне үзеңә үрнәк итеп куярга. Аларны китапларда, фильмнарда, танышлар арасыннан табарга була. Депрессиягә күбрәк бирелгән саен көчле образ белән контактта якынрак торырга кирәк.

3.     Үсәргә һәм камилләшергә. Яңа әйберләрне өйрәнергә, үз-үзеңә бүләкләр ясарга һәм үзеңне карарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Үскән саен сез үзегезнең кадерегезне беләчәксез. Эмоцияләр дә вакытны уздырырга булыша.

4.     Яңа максат куярга һәм бар көчне дә максатыңны чынга ашырыр өчен юнәлдерергә. Әмма максат конкерт, ирешә алырлык, реаль һәм сроклары белән күрсәтелгән булырга тиеш.

5.     Бар яңалыкка да ачык булырга тырышырга кирәк. Бу алга таба тизрәк барырга ярдәм итәчәк.

6.     Күп кеше белән аралашырга. Барысы да чагыштыруда беленә. Шул исәптән мөнәсәбәтләр дә, кешеләр дә.


Фото: Эльза Шакирҗанова

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА

Бу хакта тулырак: http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев