Еш кына сау-сәламәт кешеләрнең тормыш авырлыгына зарланганын ишетәбез. Аяк-куллары йөреп торса да, күзләре күреп, колагы ишетсә дә, адәм баласына барыбер нидер җитми. Ә менә физик мөмкинлеге чикләнгән Марат белән Алинә яшәү ямен тапканнар.
– Әтием дә, әнием дә инвалид иде. Әти ике аягы булмаса да, гармун уйнады. 1999 елны аның турында бер газетада матур язма чыккан иде. Үзе хакында язганнарына сөенгән иде. Тик менә йөрәге генә бу шатлыкны күтәрә алмады, шул ук көнне үлеп китте, – дип искә ала Марат Кадыйров.
– Әнием дә оста тегүче иде. Аяклары начар йөрсә дә, бер дә зарланмады. Мине тудырганда авырлык килмәсен дип, табиблар әнигә наркозны күбрәк биреп ташлый. Алар әнинең аңга килгәнен көткәндә, минем хакта онытып җибәрәләр. Озак ятып, нерв системасына зыян килгән.
Марат бер дә тик утырырга яратмый. 2011 елдан бирле Казанның Киров районында урнашкан инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе. Бу эшне ул акчага башкармый. Зарланмый да.
– Бар нәрсәне дә акчага кайтарып калдырып булмый. Шөкер, гаиләм бар. Хатыным Алинә дә – инвалид. Ике кызыбыз үсеп килә. Энҗегә – 18, Мәдинәгә 4 яшь тулды. Алар сау-сәламәт. Шуңа шатланып яшибез, – ди ул. – Авыру дип тормадык, ничек тә балаларны үстердек. Хәзер менә аларның рәхәтен күрәбез. Кечкенәсенә кадәр үзенчә ярдәм итә, булышып йөри. Олы кызыма машина алдык. Кирәк җиргә ул йөртә.
Марат белән Алинәнең башкарган эшләрен санап бетереп булмый. Быел физик мөмкинлеге чикле балалар өчен 52 бәйрәм уздырганнар! Әле кечкенә кызлары йөри торган балалар бакчасында ата-аналар комитетында да эшлиләр икән. Марат “Уңайлы мохит” программасы буенча җәмгыять белгече дә булып тора. Иминият фондыннан бирелә торган биләүсәләрне дә таратырга булыша икән.
Инвалидлар декадасы алдыннан күп кенә кешеләргә бәйрәм бүләк итәргә дә өлгергәннәр инде. Башкаладагы театрларга бару мөмкинлеген тапканнар. Барысын да Марат оештырган.
– Булганга сөенәбез, балалар өчен яшибез. Кызларымның дуслары да бик ярата үзебезне. Туган көннәргә килгәч, сезнең әти-әниегез искиткеч дип әйтәләр икән, – ди Марат. – Биргәнне генә көтеп утырып булмый. Әгәр кеше алма пешеп, авызына төшкәнне көтеп ятса, мүкләнә башлый. Аралашырга кеше булмыйча, усаллана. Дөньядагы матурлыкны күрмәскә әйләнә. Шуңа да мин актив тормыш алып барырга, гел хәрәкәттә булырга тырышам.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев