“Мин татарча сөйләшәм!” акция-концерты кабат Бауман урамына чакыра
Ел саен апрель аенда үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе бу юлы 6 ноябрьдә дә узачак.
6 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган "Мин татарча сөйләшәм!" акция-концерты узачак. Ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланачак.
Гадәттә, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе 26 апрель көнне - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга - Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле.
25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Чирек гасыр ул - үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе - республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу - Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш.
Милли һәм рухи гадәтләребезне яклау - яшьләр бурычларының берсе. "Мин татарча сөйләшәм!" акция-концертының программасында татар эстрадасы йолдызлары һәм яшь бәйсез башкаручыларының чыгышлары. Yummy Music лейблы акция-концертның музыкаль бизәлешен тәкъдим итәчәк. Бер сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм альтернатив татар музыкасы вәкилләре чыгыш ясаячаклар.
"Мин татарча сөйләшәм!" акция-концертының оештыручысы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара 6 ноябрьдә Бауман урамында 15 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев