Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм акциясендә Мәктәпләр бәйгесендә Эзмә урта мәктәбе командасы 2 урынга лаек булды.

Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә, Казан Кирмәнендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәдәният Министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән берлектә «Мин татарча сөйләшәм» республикакүләм акциясе узды.

19нчы тапкыр үткәрелүче әлеге чараның Мәктәпләр бәйгесендә Эзмә урта мәктәбе командасы җиңү яулап 2 урынга лаек булды.

Туган телебезне сөюче һәм аның язмышына битараф булмаган укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз булуы белән чиксез горурланабыз.
Бәйгедә катнашучылар: Мифтахова Азалия, Гыйбадуллина Камилә, Марданова Азалия, Мирзагалямова Ания, Латыйпова Дилия, Шәйхетдинова Азалия һәм җитәкчеләре Һадиева Гөлнара Әхмәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев