Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Мин сине мәңге ташламаска ант иттем…»

- Камил, син мине яратасыңмы?//Сөембикә// Егерме елдан артык торган хатыны авызыннан бүген беренче тапкыр бу сорауны ишеткән Камил, телевизор пультын бер каналдан икенчесенә күчерә башлады. - Әнисе, яратмасам, әллә кайчан ташлап киткән булыр идем инде. - Ышан сиңа! Фәнәзия кәнәфидән Камил янына диванга күчеп утырды. - Камил, шулай да әйт...

- Камил, син мине яратасыңмы?//Сөембикә//
Егерме елдан артык торган хатыны авызыннан бүген беренче тапкыр бу сорауны ишеткән Камил, телевизор пультын бер каналдан икенчесенә күчерә башлады.
- Әнисе, яратмасам, әллә кайчан ташлап киткән булыр идем инде.
- Ышан сиңа!
Фәнәзия кәнәфидән Камил янына диванга күчеп утырды.
- Камил, шулай да әйт әле, яратасыңмы мине?
Камил, хатынының өзми-куймый торган гадәтен белгәнгә, җиңелчә генә иңеннән кочаклап алып: «Яратам, яратам, әнисе», - диде дә, телевизор каравын дәвам итте.
Хәер, карый дип инде… Пульт төймәләренә баса торгач, телевизор гомергә бер тапкыр да карамаган каналда туктап калу сәбәпле, Камил нәрсә караганын үзе дә аңламый тора иде.
Ярый әле Фәнәзиянең телефоны чылтырап, икенче бүлмәгә сөйләшергә чыгып китте. Юкса: «Яратам, яратам әнисе», - дигән Камилнең комач кебек кызарып утыруын сизмичә калмас иде.
Көне туры килүен әйт син аның! Нәкъ менә бүген ул җитәкләгән оешмага яшь чагында яратышып, мәңге аерылмаска сүз биргән мәхәббәте Җәүһәриянең кызы эшкә килгән көнне! Юк, Фәнәзия Җәүһәрия турында белми. Шуңа күрә хатынының соравы очраклы туры килү генә икәненә Камил һич шикләнми. Тик шулай да сак булырга кирәк. Җәүһәрия белән бер елга якын яратышып йөргәннәрен Фәнәзия белмәсә дә, Камил үзе белә бит!
Өйләнешүләре дә кызык булды шул Камил белән Фәнәзиянең. Гадәттә колхоз җитәкчеләре кыш көне ял итәләр. Камилнең әтисе дә яңа еллар үткәч Кырымга санаторийга китте. Кайтышлый Камил янына сугылды. Ирләрчә, сүзне уратып тормыйча, турыга әйтте:
- Улым, мин «килен» таптым әле, ягъни сиңа кәләш! Диплом алу белән башлы-күзле итәргә булдык әле без сине, әниең дә каршы түгел.
- Кызык икән! Ә мин ризамы соң?
- Риза булмый, кая барасың, улым?
Камил әтисенә Җәүһәрия турында әйтмәкче булып авызын ачкан иде, әтисе өлгеррәк булып чыкты:
- Ярый, ялга кайткач, сөйләшеп бетерербез. «Килен» бер кашык су белән йотарлык, соңыннан үзең дә рәхмәт әйтерсең әле, - дип сөйләшүгә нокта куйды. Аннан машина янында аягы өшүдән сикергәли башлаган шоферы Әфкатькә тәрәзәсен ачып:
- Киттек! - диде.

Ул кичне Җәүһәрия Камилнең кәефе үзгәргәнен әллә каян сизеп каршы алды.
- Әллә бер-бер хәл булдымы, төсең качкан, Камил?
- Юк, бар да тәртиптә, кошчыгым. Әзрәк арыткандыр диплом эше белән утырып. Әйдә, киен, шундый саф һава тышта, йөреп керик әле.

Педагогика институты тулай торагының вахтерлары барысы да Камилне таныйлар, документ та сорап тормыйлар. Җәүһәрияне алып чыгып киткәндә: «Кире кайтарырга онытма!» - дип озатып калалар. Бүген дә кизү утыручы Соня түти нәкъ шулай диде.
Тик Камил Соня түтине аптыратып, бүген башкачарак җавап бирде:
- Кайтармыйм, бүген урлыйм Җәүһәрияне!
Камилнең бу сүзләре фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килде дә, килмәде дә…

Әтисенә ялга кайтырга ышандырып калган Камил сүзеннән чыкмады. Район үзәгендәге автовокзалдан каршы алырга әтисе үзе килгән иде. Әтисе юл буена уен сүзләр сөйләп кайтса да, ярты сәгатьлек юлны бу юлы озаграк узгандай тоелды Камилгә.
Теге көнне башлаган «килен» темасына кагылмагач, Камил сөенеп куйды. Тик сөенүе иртәрәк булган икән. Тамак ялгап алып, сеңелләре белән сөйләшеп утыргач, әтисе белән әнисе аны кече якка чакырып алдылар.
- Улым, - дип сүз башлады әтисе. Камил әнисенә күз төшереп алды. Әнисенең әтисе сөйләгәнен куәтләп торуы йөзенә чыккан иде. - Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша икән. Санаторийда институтта бергә укыган иптәшемне очраттым. Күрше өлкәдә райком секретаре булып эшли. Бик акыллы, тырыш, максатчан иде студент елларында ук. Сөйләшеп киткәч, синең белән бер яшьтәге кызлары барлыгы ачыкланды. Быел үзләрендә институт бетерә. Фотосын да күрсәтте, бик чибәр. Исеме Фәнәзия. Ике атна буе гел бергә йөрдек кордаш белән. Кыскасы, без сезне таныштырып, кавыштырырга булдык.
- Камил, әтиең кеше таный ул, - дип сүзгә кушылды әнисе, - үзеңнең дә өйләнердәй кызың күренми бугай.
Камил ничек итеп әтисе белән әнисенең күңелен кайтармый гына Җәүһәрия турында әйтергә кирәклеген уйлап бетермәгән иде әле.
- Иртә кичтән хәерлерәк, диләрме әле? Иртәгә сөйләшеп бетерсәк, ничек булыр икән?
Әтисе ризалыгын белдереп ияген какты.

Ярты төнгә кадәр йоклый алмый ятты Камил. Кичә Җәүһәриягә әтисенең ял йортыннан «килен» табып кайтканын көлеп сөйләсә дә, монда эшләр еларлык булып бара икән ләбаса. Әнисе белән әтисе чынлап торып туйга әзерләнеп яталар.

Камил Җәүһәрияне бер күрмәгән-белмәгән Фәнәзиягә алыштырырга җыенмый иде. Тик… Әтисенең холкын белә Камил. Аныңча булмаса, яхшылык көтмә. Әнисе дә гел: «Әтиегез ни әйтер, әтиегез риза булмас, әтиегез белсә, ачуланыр», - дип үстерде аларны. Камил өч ел флотта хезмәт итеп, институтның соңгы курсында укып йөргән егет булса да, әти һаман әти булып кала… Үзен дә тиргәп алды Камил. Нигә элегрәк сөйләнмәде соң әле ул Җәүһәрия турында әниләренә? Сорау биреп торган була бит әле! Әтисенең хупламавын белеп яшерде ул. Камил институтта укый башлагач, әтисенең тел төбендәге «үзеңә тиң… безгә тиң… нәсел-нәсәбе… кода булырдай» сүзләре ниндирәк кызларны сайларга кирәклегенә ым биреп тора иде. Ә Җәүһәрия нибары гади колхозчы кызы. Үзе дә авыл малае булгангамы, Камил, шәһәр егетләре күбрәк сайлаган техник институтта укыса да, авыл кызларын якын итә шул. Факультетның партия оешмасын җитәкләгән «авыл малаена» шәһәр кызлары да бәйләнеп карадылар, тик җиңә алмадылар. Җәүһәрия белән очраша башлагач, әкренләп югалып беттеләр тагын.
Җәүһәрия белән алар студентлар арасында барган чаңгычылар ярышында таныштылар. Зәңгәр күзле, алтын сары чәчле Җәүһәриянең кино актрисаларыннан бер ким җире дә юк иде. Бәлки, артыграк та булгандыр әле. Ярышлар вакытында Җәүһәрия янында берничә егетнең бөтерелеп йөргәнен дә искә алып куйды шул вакытта Камил. Җәүһәрия Камилгә үзе килеп эндәшмәсә, алар ул көнне танышып та китмәгән булырлар иде. Ни әйтсәң дә, үткерлеге бар шул Җәүһәриянең. Сизгер дә, уңган да. Тик бер килмәгән ягы бар икән - түрә баласы түгел. Камил үзенең юморыннан үзе көлеп куйды.
- Улым, әллә бүген төшкә кадәр йокламакчы буласың инде?
Камил әнисенең тавышына уянып китеп, сәгатькә күз салды. Тугыз тулып килә. Әйе, авыл өчен бу чынлап та «төшлек». Әтисе хуҗалыкны әйләнеп кайтыр вакыт җиткән.
- Әни, ун минуттан торып утырган булам.
Камил сикереп торып, мускулларын яза башлады.
Әтисе озак көттермәде. Җыелышып чәйләп алгач, урта ишекне ябып куйдылар. Мәктәп яшендәге сеңелкәшләре колагына иртәрәк иде әле бу сөйләшү.
- Менә сиңа иске авыздан яңа сүз. Моңа кадәр бернинди дә Җәүһәрияләр юк иде бит әле, - дип, Камилнең сүзен бүлде әтисе.
Җәүһәриянең кайсы яктан, әти-әниләренең кем булуын ачыклагач, йөзенә ризасызлык билгеләре чыккан әтисе:
- Арагыз тирәнгә кермәгәндер бит? - дип турыга сорады әтисе.
- Тирәнгә кермәде.
- Соң… Тирәнгә кермәгәч.
- Тирәнгә түгел, бик тирәнгә керде, әти. Мин аңа өйләнергә сүз бирдем.
- Бары шул гынамы?
Әтисе өйне яңгыратып көлеп җибәрде.
- Сүзгә син хуҗа, ничек биргәнсең, шулай аласың. Калага баргач, озакка сузмый, араларыгызны өзү җаен күр. Җәйгә Фәнәзия белән туегыз, менә шул.
Аннан Камил белән сүзне төгәлләгәнен аңлатып, хатынына дәште:
Рәшидә, Кырым күчтәнәчләрен әзерлә әле, Камилне озаткач, Диларисларга сугылырбыз.

…Хатыны Фәнәзия бүген эшкә иртәрәк кирәк дигәч, Камил шоферына чылтыратып, үзен килеп алмаска кушты. Шәхси машинасында башта хатынын илтеп куйды, аннан эшенә китте.
Эш башланырга бер сәгатьләп вакыт бар, хезмәткәрләр әле берсе дә күренми. Камил кичә Җәүһәриянең кызы Камилә алып килгән хатны тагын бер тапкыр укып алырга булды.
«Камил Касыймович! Исәнмесез! Әгәр мөмкин булса, Сезгә шушы хатны тапшырган кызны - Камилә Ризванованы эшкә урнаштырырга ярдәм итә алмассыз микән. Хәзер югары уку йортын тәмамлаганнарны, эш тәҗрибәсе булмау сәбәпле, эшкә алырга тырышмыйлар. Камилә йөзгә кызыллык китерә торган бала түгел. Сезгә ышанып, әнисе Җәүһәрия».
Бер белмәгән чит кешегә язган кебек «сезләп» сырлаган хатын Җәүһәрия. Хәер, чит кешеләргә әйләндерде шул язмыш аларны.
Камилә тач әнисенә охшаган. Кичә кабинетына килеп кергәч, чак кына: «Җәүһәрия!» - дип ычкындырмый калды бит Камил.
Ул хатка карап уйга калды. Ничә еллар узгач, Җәүһәрия кабат аның язмышына ни өчен килеп кермәкче була соң әле? Җитмәсә, кызы аша? Җәүһәрияне бик яхшы белә Камил: тиктән генә мөгез чыгара торган кеше түгел ул. Камилнең әтиләре аңа өйләнергә рөхсәт бирмәгәч тә, шашынып, тилереп дәгъвалашып тормады. Диплом алу белән, күрше республикадагы районнарның берсенә химия-биология укытучысы булып китте дә барды. Камил аның бу адымын очраклы рәвештә булса да күрешеп яшәмәс өчен икәнен белә иде. Әйе, алар башкача очрашмадылар. Хатыны Фәнәзиянең Камил өчен җан атып яшәве дә, бәлки, сәбәп булгандыр. Бәлки…
- Камил Касыймович, Камилә сезнең янга керергә рөхсәт сорый.
-Керсен.
Секретарь чыгып киткәч, Камил тиз генә хатны өстәл тартмасына шудырды. Камилә кабинет ишеген ачканда, Камил җитди кыяфәт чыгарып, җитәкче роленә кереп өлгергән иде инде.
Камилә төс-кыяфәт белән әнисенә охшаса да, үткерлеге аныкы түгел, күренеп тора. Камил беренче генә көн эшләмәгән җитәкче буларак, аңа үзе ярдәмгә килде.
- Йомышыгыз бар идеме?
Камилә оялып кына сүз башлады.
- Әнинең сезнең белән күрешеп сөйләшәсе сүзе бар. Әгәр риза булсагыз…
Камилнең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Ләкин «…күлмәге дә сәрпинкә, алтын чәчле, зәңгәр күзле - коеп куйган кәртинкә» Камилә каршында коелып төшмәде.
- Әниегез кайчан килергә уйлый?
- Ул унбиш көнлек ял алган иде, шуңа иртәгә үк килеп җитә ала… Сез каршы килмәсәгез.
- Әниегезне мин кайчан килсә дә, кабул итәм, шулай дип әйтегез.

Камилә йомышының шулай тиз үтәлүенә үзе дә ышанырга белми, рәхмәт әйтеп, кабинеттан чыгып китте.
«Кызык, сентябрь башында укытучылар эш башлый гына әле, ә Җәүһәрия ялга чыккан. Хәер, укытучы булып эшләмәскә дә мөмкин бит». Камил Җәүһәрияне исеннән чыгармаса да, аның белән очрашу эзләп, тормышы белән кызыксынып яшәмәде. Җәүһәрия үзе шулай теләде.

Көндәгедән иртәрәк кайткан Камилгә Фәнәзия аптырап китте.
- Әтисе, иртәләгәнсең, минем әле кичке ашым да әзер түгел.
- Зыян юк, көтәм, әнисе. Эчемдә ач бүреләр уламый.
Аннан уллары Газинур бүлмәсенә ымлап: - Өйдәме?- дип сорады.
- Гөлгенәсе ниндидер концертта катнаша, лекцияләрдән соң - китапханәгә, аннан - филармониягә, дип шалтыратты.
Аннан Камилдән шикләнеберәк:
- Бер-бер хәл булдымы әллә? - дип куйды.
- Юк, әнисе, барысы да тәртиптә. Газинур быел соңгы курсын башлады бит. Планнарын сорашмакчы идем, эшкә кермәкчеме, укуын аспирантурада дәвам итмәкчеме… Гөлгенәсе белән ни уйлый икән?
Фәнәзия алъяпкычын аш-су бүлмәсенә илтеп куйды да, Камил янына килеп утырды.
- Син ничек уйлыйсың соң үзең?
- Фән белән кызыксынуы көчле бит, аспирантурада калам дисә, мин каршы түгел.
- Ә өйләнәм дисә?
- Ә син каршымыни? Оныклар да булса, ишәябез, шәп кенә була бит, әнисе!
- Иртәрәк булмасмы димен, егерме ике яшь кенә тулды бит әле Газинурга. Аннан Гөлгенәсен дә ныклап белеп бетермибез әле, ниндирәк гаиләдән икән?
- Бер-берсен яратсалар, анысы мөһим түгел, минемчә.
- Алай димә, әтисе, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

Кичке аш арасында да сүз күбрәк Газинур турында барды. Бу минутларда Фәнәзия белән Камил аларга тормыш әзерләгән «сюрприз»лар турында белмиләр иде әле.
Фәнәзия инде ярты сәгать элек рəхəт изрəп йоклап китте. Камил, хатынын уятмаска тырышып, зал ягына чыгып утырды. Тавышсыз гына телевизорны кабызып куйды. Ачык калган форточкадан якындагы шәһәр шау-шуы ишетелеп тора. Өй эченә тулган көз исе күңеленә рәхәтлек бирсә дә, Камилне моңсу уйларыннан арындыра алмады.

Җәүһәрия… Җәүһәрия… Ничә еллар җигелеп тарткан тормыш арбасының бер тәгәрмәче кыеш булган түгелме соң? Өйләнешкәннән бирле хатынына бер тапкыр да «Яратам!» дип әйтә алмавы, Җәүһәриягә биргән антының тотып торуы түгел микән?! Югыйсә, Фәнәзиясе бик лаек бит ул сүзгә. Әтиләре көчләп диярлек таныштырсалар да, үзләре килешеп, ЗАГСка гариза илттеләр. Җәүһәрия кырт өзеп, диплом алуга ук авылына кайтып китмәсә, Камил артыннан баргач, качып калмаса, соңыннан күрше республикага китеп эшкә урнашмаса, кем белә, бәлки, тормыш арбасы бөтенләй икенче юлдан тәгәрәр иде. Егыласымны алдан белсәм, салам җәеп куяр идем, дигән әйтем бар барын, әмма шул ук вакытта татарда «һәркемнең үз язмышы» дигәне дә бар.

Җәүһәрия Камилнең әтиләре сүзеннән чыга алмасына, Камилнең үзеннән дә ныграк ышанган булган, күрәсең. Фәнәзия турында иң беренче сүз чыкканнан соң Җәүһәрия алыштырып куйгандай булды. Бигрәк тә, май бәйрәмнәреннән соң, юк-бар сәбәп табып, Камилне тизрәк озату ягын гына карый башлады. «Нигә әйтергә кирәк булган инде миңа әтиләр белән Фәнәзияләргә кунакка барганны», - дип үзен битәрләп тә йөрде Камил соңыннан. Иң гаҗәбе: ул Фәнәзияне ошатты. Юк, чибәрлегенә ушы китмәде. Ул вакытта Җәүһәрия аның күзен томалаган, башкаларны күрү дәрәҗәсендә түгел иде Камил. Кечелеге, гадилеге, нәзәкатьлелеге сокландырды. Яши башлагач, башка гүзәл якларын да ачты хатынының. Тик ни өчендер «яратам» дип әйтергә теле әйләнмәде.

Җәүһәрия… Җәүһәрия… Тәннәребез дә, җаннарыбыз кавышканга, кушылды бит. Мин сине мәңге ташламаска ант иттем. Җәүһәрия авырлы, без өйләнешәбез», - дип әйтергә икәүләп план кордык, син каршы килмәдең. Ә аннан соң икебез дә диплом яклау мәшәкатьләренә чумдык… һәм аерылдык.

Секретаре: «Камил Касыймович, Җәүһәрия Ризванова сезгә керергә тели», - дигәч, Камил торып ишеккә каршы атлаганын сизми дә калды. Оксана аптырабырак, читкә тайпылды.
Ишекнең теге ягында таза гына гәүдәле, кара бөдрә чәчле хатыннан башка бер кемне дә күрмәгәч:
- Җәүһәрия Ризванова үтсен, кая ул? - дип сорарга мәҗбүр булды.
Кабул итү бүлмәсендә басып торган хатын:
- Исәнмесез, Камил Касыймович, мин булам Җәүһәрия Ризванова, керергә рөхсәтме? - дип, Камилгә кулын сузды.
Камил каршында басып торган хатынга, таныш чалымнар табарга тырышып, кулын сузды. «Егерме өч ел үтсә дә, кеше бу кадәр үзгәрмәс, Җәүһәрия түгел бу хатын».
Алар кабинетка үттеләр.
- Аптырадыгыз, күреп торам, - дип сүз башлады Җәүһәрия.
- Әзрәк бар.
- Сез бит икенче Җәүһәрияне көттегез, беләм.
- …
- Кызганычка каршы, аның мәрхүмә булганына унбиш ел.
- Ничек мәрхүмә?!

Ир-егетнең йөрәгендә җигүле атлар ятар, ди. Район дәваханәсендә хәтсез еллар баш табиб булып эшләүче Җәүһәрия Ризванова моны бик яхшы аңлый иде. Шуңа күрә ул дилбегәне үз кулына алды.
- Камил Касыймович, сез белгән Җәүһәрия яман шеш авыруыннан китеп барды. Аякка баса алмавын аңлагач, миңа сезнең турыда сөйләде. «Берүк, минем бу дөньяда юклыгымны белдермәгез. Бик кирәк чагында гына әйтерсез», - дип үтенде. Ходай шул сәгатьне Камилә эшкә урнашкан вакытка туры китергәндер инде.

Оксана чәй әзерләп кертте. Камилнең ут кебек кайнар йөрәген чәй генә басарлык түгел иде.
- Димәк, сез Камиләгә икенче әни булгансыз?
- Әйе. Исемнәребез туры килгәнгә генә түгел. Без аның белән районга эшкә бер елны кайттык. Ул - мәктәпкә, мин - дәваханәгә. Җәүһәрия килеп ике атна эшләү белән, мәктәп директоры Наилгә кияүгә чыкты. «Егерме сигез яшенә кадәр өйләнми, Җәүһәрияне көткән икән Наил», - диделәр алар турында. Бик матур итеп яшәп киттеләр, Камилә туды. Җәүһәрия кызын мин кизү торганда тапты. Ул вакытта әле мин балалар тудыру бүлегендә эшли идем. Хәзер мин шунда баш табиб. Наил РОНО җитәкли. Җәүһәриянең бәхиллеге белән өйләнештек. Тагын ике ул алып кайттык.
Җәүһәрия тынып калды. Аннан, монысын да әйтим инде, дигәндәй, сүзен дәвам итте.
- Мактана дип уйлый күрмәгез. Камиләнең тылы ныклыгын гына күрсәтәсем килә. Берүк әллә ни уйлый күрмәгез. Сездән берни дә таләп итмибез. Монда таныш-белешләребез юк дәрәҗәсендә, шуңа эшкә урнаштыру мәсьәләсе килеп чыккач, мөрәҗәгатъ итәргә уйладык. Рәхмәт яусын, булдыргансыз. Укып бетергәч, үзебезнең республикага кайтырга теләмәде шул Камилә, эш сөйләшенгән иде югыйсә. Әнисенең кендек каны тамган җир тартадыр инде балакайны. Әбиләренә дә моннан кайтып йөрү якынрак.
- Камилә әнисен хәтерлиме?
- Беренче класста укый иде, хәтерли.
- Ә әтисенең мин икәнен беләме?
Җәүһәрия бу сорауны Камилдән көтмәгән иде. Киресенчә, сорауны Камилгә үзе бирергә әзерләнеп килгән иде ул. Кем кызы соң ул Камилә?

…Җәүһәрия Ризванова килеп киткәч, Камил өч көнлек командировкага китте. Әйләнеп кайткан кичне, эш сәгате тәмамлануга бер сәгатьләп вакыт узуга карамастан, вокзалдан туры оешмага китте. Исәбе - Камиләгә дип алып кайткан бүләген анда калдырып чыгу иде.
Камиләнең кызы икәненә өмете сүнмәгән иде әле аның. Беренчедән, Җәүһәрия, врач буларак, хатын-кыз баланы йөклелек срогы беткәнче табарга да, срогыннан артык йөрергә дә мөмкин, дип аңлатты. Икенчедән, Камилә белән ниндидер хәл ителә алмаган мәсьәлә килеп чыкса, Җәүһәриянең Камилне эзләп табарга кушып калдыруы тикмәгә генә түгел.
Камил икенче каттагы бүлмәсенә күтәрелде. Хокук бүлегенең яртылаш ачылып торган ишегеннән кемнеңдер моңлы итеп җырлаган тавышын ишеткәч, туктап калды.

Сандугачлар су эчәләр
Агыйделгә тезелеп.
Нигә болай сагынам икән,
Үзәкләрем өзелеп?!

Кабинетка үтәргәме, әллә «сандугач»ны өркетмәскәме? Эштән соң калып моңланып утырырлык булгач, юкка гына түгелдер. Иртәгә бүлек башлыгы Ирек Газиз улы белән сөйләшеп алырга кирәк булыр, дип уйлаган арада, җыр да тукталды. Камил саклык белән, тавыш чыгармаска тырышып, кабинетының ачкычларын тартып чыгарды.
- Хәерле кич, Камил Касыймович!
Камиләнең зәңгәр күзләре Камилгә тутырып карап тора иде.
- Хәерле кич, Камилә! Бик матур җырлыйсыз икән, махсус белем алганнардан да уздырасыз.
Төбәп әйтелгән бу сүздән Камилә кызарып куйса да, аңа күңелле икәне йөзенә чыккан иде.
- Рәхмәт, Камил Касыймович! Исән-сау йөреп кайтуыгыз белән!
Камил: «Кабинетка чакырсам, сөйләшеп утырырга иң кулай вакыт, бүләкне дә тапшырырмын», - дип уйлады.
- Камилә, кайтырга ашыкмасагыз, минем кабинетка керегез әле.
Камилә бит очларын чокырайтып елмаеп куйды. Шушы чакыруны көтеп кенә торган диярсең!
Оксана булмагач, секретарь вазыйфасын үзенә үтәргә калды Камилгә. Ял итү бүлмәсендәге кәнәфидән Камиләгә урын күрсәткәч, чәйнекне кабызып җибәрде. Өстәлгә затлы конфетлар, печенье, җимешләр куелды.
- Йә , Камилә, хәлләр ничек, эшкә күнегәсезме?
- Әкеренләп инде. Өйрәтүчеләрем яхшы, тырышам…
Камил Камиләгә туры карамаска тырышты. Гел Җәүһәрия бит. Хәтта тавышлары да охшаган. Үз-үзеннән куркып та куйды, ялгышып кочаклап алмасын тагын. Тик менә бер ягы гына әнисенеке түгел: Җәүһәрия дә, Камил дә җырлый белмиләр иде. Нишләтәсең, ходай бар кешене дә җырчы итеп яратмый. Ә менә Камиләгә каян килгән шулкадәр моң? Камил үзләренең туган-тумачалары арасында да оста итеп җырлаган кешене белми. Бәлки, Җәүһәрия яклаптыр?
- Бүген моңланып утырасыз, берәр сәбәбе бармы?
Камилә тагын елмайды.
- Камил Касыймович, сәбәбе - бары минем җырларга яратуымда гына. Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм мин. Әтиемнән күчкәндер ул моң миңа. Белсәгез иде сез аның үзәкләрне өзәрлек моңлы тавыш белән ничек итеп җырлаганын!
Камилнең йөрәген нәрсәдер көйдереп алды. «Юк, бу гына әле Наил кызы булганын расламый, әллә ниләр уйлама», - дип үзен тынычландырырга тырышты. Камиләне үзенең кызы итәсе килә иде аның. Ничә еллар көттеләр бит алар кыз бала. Тик уллары Газинурдан соң Фәнәзия бер тапкыр да авырга узмады. Кыз бала наздан туа диләр бит, әллә шул наз дигәннәре җитеп бетмәдеме икән?
Камил, уйларына бирелеп, Камиләнең янында утырганын да онытып җибәрә язды.
- Камил Касыймович!
- Тыңлыйм, Камилә!
- Сез миңа бик нык ошыйсыз, мин сезгә үлеп гашыйк!
Камил корт чаккан кебек сикереп торды.
- Камилә, сез .. син…
Камил, беренче тапкыр кыз белән күрешкән егет сыман каушап, ни әйтергә белми аптырап калды. «Ә мин аны юаш кына бала дип торам, кара әле, моның бөтен көче йөрәгендә икән!»
- Камил Касыймович, мин тилене ачуланмагыз инде. Егерме ике яшькә җитеп беркемне дә ошатканым булмады, егетем дә булмады минем. Ә сезне беренче күрүдә үк яраттым. Бүген сезнең эшкә киләчәгегезне сизеп килдем бит. Махсус, сезне күрер өчен.
- Камилә, тынычлан. Мине яратырга рөхсәт бирәм. Тик башкача, әтиеңне яраткан кебек.
- Камил Касыймович, мин бакчага йөри торган бала түгел бит. Үз әтием дә бар яратырга. Ике әтинең миңа кирәге юк.
«Хокук бүлеген юкка бетермәгән, оста сөйли. Ачарга кирәк дөреслекне, юкса, бу бала кабинетка чакырып кертүемне дөрес аңламас».
- Камилә, эшләр болайга киткәч, әйтмичә булмый. Чөнки ялгыш адымны вакытында туктата белү мөһим, - дип башлады ул сүзен.
Камилә, ни сөйләсәгез дә, мин Сезне яратудан туктамыйм, дигән кыяфәт чыгарып, Камилнең күзләренә текәлде.
- Камилә, син - минем кызым.
- Камил Касыймович, миннән котылу өчен уйлап таптыгызмы моны?
- Мин - синең үз әниең Җәүһәриянең яшь чагында яратышып, кавыша алмаган кешесе. Алай гына да түгел, ул, син «әти» дип йөргән Наилгә, миннән авырлы калып, кияүгә чыккан. Мин аның йөкле икәнен белмәдем… Син боларны белгәч, мине күрәлмас дәрәҗәгә җитәрсең, бәлки. Ләкин мин яшермим, дөресен сөйлим.
Камилә шул арада кәнәфидән кул арасы гына яткан сумкасын үрелеп алды да, эченнән бер конверт тартып чыгарып, Камилгә сузды. Конверт таушала төшкән. Бу заман конверты түгел инде бу.
- Ачыгыз, эчендәге хатны укыгыз. Кычкырып укыгыз.
Камил, карышып торуның файдасыз икәнен аңлап, Камиләгә буйсынды.
«Кызым, бердәнберем Камиләм! Сиңа бу хатны әтиең кулыңа өлгергәнлек аттестаты алгач кына бирер. Шулай сөйләштек аның белән. Бөтен теләгем - синең бәхетле, озын гомерле булуың. Җиде айлык булып кына тусаң да (ике кило йөз грамм иде авырлыгың), олылар әйтмешли, ходайга шөкер, бик тере бала булып үстең. Инде быел беренче класста укыйсың. Физкультура - иң яраткан дәресең. Беркөнне: «Әни, мин үскәч физкультура укытучысы булам», - дип сереңне дә ачтың. Шуны әйтәсем килә, мин каршы түгел, һөнәр сайлау үз иркеңдә булыр. Тик шулай да минем сине хокук белгече итеп күрәсем килә…».
- Ярый, шунда туктагыз, башкасы кирәкми, авыр миңа тыңларга. Үзем генә аулакта укырга яратам мин әниемнең хатын.
Камил тагын буйсынды. Хәтта бу юлы аңа Җәүһәрия эндәшкән кебек тоелды.
Мин җиде айдан тугач, әтигә дә сүзләр җиткергәләгәннәр. Тик ул әнигә ышанган, аны җәберләмәгән. Хәтта генетик экспертиза ясарга да уйламаган. Беренче курсны бетергәч, үзем көчләп диярлек күндердем. Ризванов Наил кызы икәнлегемне раслаган документларым бар. Тик бу турыда икебез генә беләбез әти белән. Ул: «Әниеңә ышанмаган кебек булып чыга бит, беркемгә дә әйтмә бу турыда», - дип кисәтеп куйды мине. Әтинең икенче хатыны Җәүһәрия Ризванова да белми хәтта экспертиза ясатып йөрүебез турында. Хәер, ул экспертизасыз да минем кем кызы икәнемне беләдер. Алар әни белән ахирәтләр булганнар. Әниемнең әллә күпме сере аңарда саклана, миңа да сөйләп бетергәне юк әле.

И кешем! Бу дөньяга аваз салган беренче минутларыннан ук Язмыш сине үзенең кочагына бөтереп алып кереп китә дә, теләгәнчә елатып, теләгәнчә җырлатып, теләгәнчә кыйнатып яши дә яши. Әгәр дә Син аның теләгәненә каршы киләсең икән, ул тагын да сынауларын өстәп бирә. Ул язган юлдан гына барам дисәң дә, сукмакларың чуалмас димә: адашыр өчен әллә ни күп кирәкми. Кайберәүләр, Язмышка бирешергә теләмичә, гомер буе көрәшәләр, үз дигәннәрен үз итеп, алга баралар. Ә бит ихтыяр көче дигәне дә бөтен кешедә дә бертөрле түгел. Давыллар бөгеп салганда яңадан күтәрелеп китүчеләр белән бер рәттән, әкрен генә искән җилгә дә түзә алмый егылып калучылар да аз түгел.

Фәнәзия кулындагы язу кисәген кая куярга белми иза чикте. Ертып ыргытырга да, онытыргамы? Тормышларыннан көнләшеп, юри араларын бозар өчен генә дә язган булулары бик мөмкин бит. «Ирегездән колак кагасыгыз килмәсә, япь-яшь сөяркәсеннән тизрәк аерып алу чарасын күрегез. Изгелек теләүче» дигән сүзләр, болай да соңгы вакытта Камиленең эшендә күбрәк тоткарлануына ризасызлыгы арткан шикле күңелгә өстәмә азык булып кереп утырырга күп сорамый иде. Әллә Камилнең үзенә укытыргамы? Гомер буе иренә ышанып яшәгән Фәнәзиянең җанын моңа кадәр аңа билгеле булмаган ямьсез хисләр капшый башлады. Ичмасам, бер туганы да юк сер ачарлык. «Дусыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына» дигән киңәшне гомер буе юлдаш итеп яшәгән Фәнәзия, күз яшьләрен сөртә-сөртә, телефоннан Камилнең номерын җыярга кереште. '«Абонент недоступен…» дигән җавап кына ишетелде.
Камил кайтып кергәндә, Фәнәзия нервларны тынычландыра торган дару кабып, диванда ятып тора иде.
Көндәгечә каршына килеп: «Әтисе, кайттыңмы?» - дип хәл сорашучы булмагач, Камил беренче булып үзе эндәште.
-Әнисе, нихәл?
- Башыма чыдый алмыйм, кан басымы күтәрелгән бугай, хәлем юк.

Камил тиз генә залга үтте. Төсе качкан Фәнәзияне күргәч: «Әнисе, хәзер «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртам», - дип сүз башлаган иде дә, хатыны аның кулына уртага бөкләнгән кәгазь кисәге тоттырды.
Арада тынлык урнашты. Тек-тек -тек. Тек-тек -тек. Сәгать телләре нигә шулкадәр тавышланып йөриләр икән? Ичмасам, тышта буран да уйнамый, ул вакытта сәгать телләренең текелдәве дә ул кадәр ишетелмәс иде. Тек-тек-тек… Тек-тек-тек…
Камил акланып та маташмады, кире дә какмады. Әлеге минутта аңа Фәнәзиянең сәламәтлегеннән дә кыйммәт нәрсә юк иде: ул телефоннан «ашыгыч ярдәм»не җыярга кереште.

…Камилә эш сәгате беткәч, универмагка илтеп куярга такси чакыртты. Камил Касыймович белән шунда очрашырга сөйләштеләр. Исәпләре - чәшке тун сайлау. Камилә башта карышып та карады. Беренчедән, Камил Касыймовичтан шундый кыйммәтле бүләк алырга кыенсынса, икенчедән, ул бит, гомумән, тун сайлый белми. Аңа ниндирәк фасондагы тун килешер? Бәлки, бөтенләй дә килешмидер әле?! Тик Камил Касыймович өзми дә куймый: «Алабыз дигәч алабыз!» Бер ай инде Камилә үзен төш эчендә йөргән кебек хис итә. Киноларда яки китапларда гына була торган хәлләрнең нәкъ аңа да килеп кагыласын башына да китерми иде. Аңа ярты ел элек: «Камил Касыймович дигән кеше синең әтиең дип әйтсәләр, сумкасыннан справкасын алыр да, борын төпләрендә селкеп, «Минем әтием Наил Ризванов!» - дип әйтер иде. Ә бүген алай дия алмый, чөнки Камил Касыймович, экспертиза үткәреп, Камилә аның кызы икәнен исбатлады. Алай гына да түгел, Камиләнең әни-әтисе белән дә аңлашып килделәр. Олы йөрәкле кеше булганын тагын бер тапкыр исбатлады әтисе Наил. Әнисе исеменнән хат язучы да, белешмәне дә ничек кирәк, шундый итеп эшләткән кеше дә ул булып чыкты. Чөнки район җирендә кешеләр бер-берсен бик яхшы белә. Камиләгә бер генә «яхшылык теләүче» килеп чыкса да, эшнең ни белән тәмамланасын чамалаган әтисе Наил.
Камил Касыймовичка «әти» дип әндәшкәне юк әле Камиләнең. Аның әтисе берәү генә, шулай булып калыр да. Камил Касыймович үзе дә кыстамый. Әмма шулай да күп вакытын бүлә ул Камиләгә. Эштән соң еш кына җәяүләп Камиләне фатирына озатып куя. Нәрсә турында гына сөйләшмиләр алар! Камилә әнисе турында әллә күпме яңалык белде, шәһәрнең алар яратып йөргән урыннарын ничә тапкыр урадылар. Камиләнең ризалыгы белән икенче оешмага эшкә дә урнаштырды Камил Касыймович аны. Гаиләсе белән таныштырырга да сүз биргән иде, җае гына чыкмый бугай әле.

Камилә универмагка килеп җиткәндә, Камил Касыймович урта яшьләрдәге бер хатын-кыз белән ишек төбендә басып тора иде. Камилә хатын-кызның Камил Касыймовичның хатыны Фәнәзия икәнен чамалады. Һәм ялгышмады. Фәнәзиянең үзенә төбәлгән ягымлы елмаюлы карашын күргәч, каушавы басылгандай булды. Бер-берсен сәламләгәч, Камил Касыймович аларны якыннан таныштырды.
- Тун сайлаганда Фәнәзия апаңнан да остарак кеше табып булмас, дип уйладым. Һәм, гомумән, Камилә, ул синең иң якын кешеләреңнең берсе булып китәр, шулаймы, әнисе?
- Шулай, әтисе! Син ышыклап барганда, арага җил дә кермәс!

Камил яратып Фәнәзиянең күзләренә карады.

​Люция ӘБЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев