«Милләтеңнең якты кояшы син».
Шушы канатлы сүзләр белән райондашыбыз Айсаф Айдар улы Галиевны искә алдык бүген.
Украина җирләрендә башын салган батыр хөрмәтенә Иләбәр авылының сабантуе мәйданында көрәш турниры үтте.
Айсафның якын дусты, "Игенче" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов башлап йөрүче һәм төп оештыручы булып тора. Аның теләктәшлегенә район җитәкчелеге, бик күп яхшы күңелле кешеләр килеп кушыла.Шушы ярдәм белән саллы премияль фонд ясала.
Ачылыш тантаналы шартларда узды.ТРсы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та кайткан иде.
Ярышта 60 тан артык көрәшче катнашты. Алар Саба, Теләче, Арча, Балтач,Кукмара, Мамадыш районнарыннан.
Фотолар: Раилә Галәвина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев