Миңгәрнең икенче Әлмәндәре
Театр сәнгатенә Шәүкәт Биктимеровны биргән авылда туып үс тә – артист булмый кара!
Айрат Зиннуров кечкенә чагында Миңгәр мәктәбендә биеп, нидер сөйләнеп йөргән кешегә еш игътибар итә торган була. Ул аны опера җырчысы дип уйлый. Бу кешенең үзенең авылдашы Шәүкәт абыйсы икәнлеген, аның Миңгәргә кайткач та вакытын роль өйрәнүгә, репетиция ясауга багышлаганын белми әле. Әмма күңеленә театр орлыгы салынып кала. Ул орлык югалмый, әкренләп шытым бирергә бөреләнә. Әнисе Сөембикә апа да театрга бик мөкиббән кеше бит. Сәнгатькә мәхәббәт нәселдән дә килгәч, монда инде тормыш юлы сайлауда икеләнергә урын калмый. Айрат театр училищесында армиядән кайткач уку турында хыяллана. Әмма гәүдә авырлыгы җитмәгән егетне хәрби хезмәткә алмыйлар гына бит. Айрат тракторга утырып колхозда эшләп тә чакыруны көтеп аргач, 1981 елда училищега китә. Шәүкәт абыйсының да булышлыгы тия, әмма укыганда тиешле килоларны җыйган авылдашын армиядән генә алып кала алмый. Айрат мәшһүр артистка гомер буе рәхмәтле. “Ул миңа училищеда өйрәнеп бетә алмаган белемне бирде. Гел очраша идек. Камал театрына чакырып, сөйләргә, сәхнәдә үземне тотарга, сәхнә телен, этюдларны ничек башкарырга кирәклеген өйрәтте. Ул спектакль персонажлары тормышы белән яшәгәч, синең белән инде бер күрешкәнен дә хәтерләмәскә, кулын көненә “ой, ни хәлләрең бар“, дип әллә ничә тапкыр сузарга мөмкин иде. Андый чакта артистның күңел күзе кешене күрми икән. Башкарасы ролеңә бөтен булмышың белән кергәндә генә тамашачы күңелен яулап булганлыгын мин шунда аңладым”,– ди Айрат. Училищены зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач тәмамлаган егет Тинчурин исемендәге театрда эшли башлый, аннары театр директоры, баҗасы Рөстәм Галиев чакыруы буенча Әлмәткә күчә. Иң беренче уңышлы ролен “Тимер хатын” спектаклендә Кучкар әкәне уйнаганда тудыра. Унбер бала атасын хатыны ташлап китә. Шуннан соң Кучкар тимер хатын (безнеңчә робот) белән яши башлый. Әмма хатын-кыз эшенә тимер булып та чыдый алмый, ватыла. Айрат Кучкар әкәне уйнап, 1990 елда “ир-ат ролен иң оста башкаручы” артист булып таныла. Айрат Зиннуров “Тиле яшьлек”тә – Хәниф, “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем”дә – Дамир, “Кыр казлары артыннан”да – Халит һәм, әлбәттә, Әлмәндәр рольләре белән Ижау, Самара, Свердловск, Башкортстан якларында гастрольләрдә була. Татарстанда ул театр куймаган хуҗалык үзәкләре калмый диярлек. 1991 елда гаилә хәле буенча Сабага кайткач та, баштанаяк мәдәният тормышына күмелә. Хезмәт коллективларын сәхнәгә чыгаруда эшләү, төрле чаралар өчен сценарийлар, КВНнар оештыру, “Балкыш” халык театрына режиссерлык итү – болар әле өстән-өстән генә санап китү. Ул 2018 елда Гөлсинә Галимуллинаның “Ай күлгә сыенганда” повестен сәхнәләштерде, аны Казанда, Әлмәттә, Әтнәдә, районыбызда 11 тапкыр куйдылар. Айрат спектакльдә үзе дә Нәҗип бабай булып уйнап, конкурста “Ир-ат ролен иң оста башкаручы” исемен алды. Былтыр аңа “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен медале бирелде. “Артист өчен һәр роль кадерле. Алар еллар үткәч тә онытылмаячак”,– дип уйлыйм ди шушы көннәрдә 60 яшен билгеләп үткән Айрат Мидхәт улы. Аңа әле яңа рольләр белән дә тамашачы күңеленә керергә Ходай бирсен, дип кенә теләргә кала.
Фәнил Мәүлетов
Чыганак: "Саба таңнары" газетасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев