Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңгәр Сабан туенда кайсы ярышта 100 000 сум отарга була?

Миңгәр авылы Сабан туена быел дөньяның төрле илләреннән көрәшчеләр киләчәк.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", "Идел"). Тарихта беренче тапкыр биредә татарча көрәш буенча төрки халыкларының Дөнья Кубогына ярышлар узачак.

Миңгәр Сабан туенда быел да шаккаттырырга булганнар. Автоузышлар, пычракта йөгерү, кара тәнле егетләрнең җырлаулары, берничә мәйданда концерт номерлары кебек традицион чараларга, кагыйдәләрсез сугыш, суда ут шоусы, мототриал кебек яңалары да өстәлгән. Мәскәүдән килгән каскадер мотоциклчылар Сабан туе кунакларына милли колоритка ия махсус программа әзерли икән.

Әлбәттә, Миңгәр Сабан туен да көрәш ярышларыннан башка күз алдына китереп булмый. Алдагы елларда биредә приз фонды саллы булганлыктан, республиканың иң көчле көрәшчеләре Батыр булу өчен бил алыша иде. Быел исә көрәш программасына да үзгәрешләр кертелгән. Россиянең Көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов сүзләренә караганда, Миңгәрдә тарихта тәүге тапкыр көрәш буенча төрки халыкларының Дөнья Кубогына ярышлар узачак. Ягъни быел биредә теләгән һәр кеше көрәшә алмаячак.

Реклама

Булат Хәбибрахманов «Идел» журналы хәбәрчесенә ярышларда милли җыелма команда вәкилләре көч сынашачагын хәбәр итте. Турнир өч авырлык категориясендә - 70, 90 килограммга кадәр һәм авыр үлчәүдә узачак. Россия җыелмасы данын биредә Азат Нурмөхәммәтов белән Булат Мусин (икесе дә «Ак Барс» көрәш сарае егетләре) һәм Сергей Павлик (Ульян өлкәсе) яклаячак. Әлегә ун илдән көрәшчеләр килергә ризалык биргән. Җәмгысе 20ләп илдән батырлар килер дип планлаштырыла икән. Көрәш ярышлары 18.00 сәгатьтә башланып, төнге 22.30ларга кадәр дәвам итәр, дип уйланыла. "Көрәш буенча башка ярышлар булмаячак", - ди Булат Хәбибрахманов, бары балалар арасындагы ярышка гына теләгән һәр бала керә алачак икән.

Көрәш турнирының приз фонды да саллы. Беренче урында калучылар 100 000 сумга бәрабәр күләмдә долларлата акча алачак. Икенче урында калучыларга - 70 мең, өченче-дүртенче урынны яулаучыларга 50шәр мең сум күләмендә бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев