Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Миңа да синең белән бер көнне үләргә туры киләчәк бит...»

Гайре табигый бу хәлне фатир күршем Асия апа әле шушы көннәрдә генә сөйләде. Шаккатып, тетрәнеп тыңладым мин аны.


Асия апаның туганнан туган энесе Марс (исемнәр үзгәртелде - авт.) гаиләсе белән Казан янындагы поселокларның берсендә бик матур, иркен йорт салып чыга, йорты янәшәсенә зур теплица кора. Булдыклы ир белән хатын, эштән бушаган арада, иртә яздан шунда яшелчә кәлшәләре, җәй буе помидор, кыяр, борыч, баклажан, яшел тәмләткечләр үстереп сатып, ел саен ярыйсы гына табыш ала. Ни дисәң дә, хәләл хезмәт белән көн күргән дүрт кешелек гаилә өчен иш янына куш була. Әмма 48 яшьлек Марс: "Моннан соң аның миңа кирәге чыкмаячак", - дип, өйдәгеләрне шаккатырып, нык итеп корылган теплицаны узган көздә сүтеп ташлый.

Марс бер урамда уйнап үскән, бер класста укыган, бер үк хәрби частьтә хезмәт итеп, армиядән кайткач та бер үк һөнәрне сайлап, 45 яшьтә пенсиягә чыкканчы, полиция участогында хокук сакчысы булып иңне-иңгә куеп эшләгән якын дусты Фәнис белән бергә отставкага китүгә, алар, икәүләп, бер финанс оешмасының сак хезмәтенә урнашалар.

Көр күңелле, җитеш тормышлы ике ир, кирәк чакта бер-берсенә булышып, киңәшеп, бертуганнар кебек дус-тату яшиләр. Шулай ипле генә дөнья көткәндә, шушы яз көннәренең берсендә Фәнис авырып эшкә чыкмый кала. Тәүлек әйләнәсе кизү торган, арыган-талчыккан Марска янә бер сменага калып, дустын алыштырырга туры килә. Аннан ул Фәниснең хәлен белергә бара. Күңелле генә гәпләшеп, чәй эчеп утырганда, Марс:
- Дускаем, синең белән безнең язмышлар уртак, тормыш көнкүрешебез дә бер үк төсле. Терел инде тизрәк, юкса, миңа да синең белән бер көнне үләргә туры киләчәк бит! - дип шаярта.

Фәниснең табын янында кайнашкан хатыны бу сүзләрдән сискәнеп китә һәм:
- Ни сөйлисең, тәүбә диген! Ахмак шаяртуың фәрештәләрнең "амин!" дигән чагына туры килә күрмәсен! - дип, иренең җан дустын җиңелчә шелтәләп ала.

Кызганыч, Фәнис терелми. Илле яшькә дә җитмәгән өрлек кебек ир апрель башында, җомга кичендә, якыннарын кара кайгыга салып, күзләрен мәңгегә йома. Аны төн саклап чыгарга, соңгы юлга озатышырга, күмү мәрәсиме матавыкларын һәм чыгымнарын күтәрешергә якын дусты Марс беренче булып килеп җитә. Мәрхүмне мәңгелек йортына зурлап озаталар. Фәниснең җеназасын кабер янына күтәреп килгәндә, колашаның бер башыннан тоткан Марсның күз аллары караңгылана, тез буыннары калтырый, йөрәге яман чәнчешә, эчтән пычак белән сызып җибәргәндәй итеп, кискен авырту тоя. Фәнис гәүдәсен ләхеткә төшергән мәлдә, Марс, ухылдап, җиргә ава һәм шунда ук җан бирә. Ирнең гәүдәсен ярып карагач, патологоанатом "обширный инфаркт" дигән диагноз куя.

- Миһербанлы, юмарт энекәшем нибары 49 яшендә генә иде бит! - дип өзгәләнә Марсның якын туганы Асия апа. - Моңарчы бер мәртәбә чирләп тә карамады, таш кебек таза иде! Алдын-артын уйламыйча сөйләп, Газраилне үзе чакырып китергән ул, үзе генә...

Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә, рухлары шат, каберләре нурлы булсын. Баһадирдай ирләрен кисәк югалткан хатыннарына, әтисез калган газиз балаларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен иде.

Татарстан яшьләре



Хәмидә ГАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев