Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында уртача хезмәт хакын 21 мең сумга күтәрүгә ирешкәннәр

"Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында узган елгы хисап җыелышында җитәкче Зөфәр Мөхәм­мәтшин бозаулар торагы төзүне һәм уртача хезмәт хакын 19 мең сумнан 21 мең сумга кадәр күтәрүне бурыч итеп куйган иде. 2016 ел дәвамында алга куелган максатлар тормышка ашкан. Хуҗалык 200 башка исәпләнгән тудыру бүлеге төзеп чыкты. Хезмәт хакын да уртача 21142...

-2014 елда роботлар урнаштырылды, шул ук елны 9 миллион сумга бозаулар торагы, 2015 елда 10 миллион сумга үгезләр торагы, узган ел тудыру бүлеге төзеп чыктык. Торакларны төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Боларның барысын да үзебез җитештергән продукцияне сатудан кергән акчалар хисабына эшләп чыктык, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе. Шул ук вакытта быелга куелган план-максатлар белән дә уртаклаша:

- Быел катнашазык ясау өчен "Доза" мини-заводы, фураж саклау склады төзергә һәм "МТЗ-892" маркалы өч трактор сатып алырга уйлыйбыз. Әгәр планлаштырганнарны эшләп, акча керемнәре дә без уйлаганча барып чыга икән, складны тагын берне төзергә исәп бар, - ди ул. Шулай ук эшчеләрнең хезмәт хакларын елның елында арттыруны да үзләренә бурыч итеп куялар. Билгеле бу эшләрне башкарып чыгу өчен җитештерүне тагын да арттыру сорала. Узган ел 41181 центнер җитештерелгән сөтне, быел 43730 центнерга арттырып, бозаулар санын 30 башка күбрәк алуны планлаштыралар.

Фоторепортаж

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев