Умарта оясын туздыру өчен күп кирәкми. Татарстанда тыныч кебек тоелган тормышны кузгатып җибәрү өчен Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән бер җөмләсе җитте. "Туган тел булмаган телләр кешенең үз ризалыгыннан башка укытылырга тиеш түгел", - дигән иде ул. Шушы җөмлә Урыс мәдәнияте җәмгыяте (ОРК) тирәсендә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә "Рус телле...
Газеталарда, радио-телевидениедә тынлык, берни юк кебек, бәйсез интернет ММЧларында гына язмалар күренештерде, бөтен көрәш интернет кырына күчте. Имеш, татар теле аркасында бездә рус теле сәгатьләре Россиянең башка төбәкләреннән азрак калган. "Комитетчы"ларның Россия генераль прокурорына язган хатларында татар теле рус теленә караганда күбрәк укытыла, дигән юллар бар.
Шуларны укыйсың да, кара әле, бездә чынлап та рус теленең хәле шулай начар микәнни соң, дип ышана башлыйсың. 8 сәгать татар теленә 5 сәгать рус теле каян килә икән? Түзмәдем, балаларның көндәлекләрен актарып чыктым. Казанның гади мәктәбендә икенче сыйныфта 8 рус теле һәм әдәбиятына 4 татар теле һәм уку, өченчедә - 7 гә 3 чагыштырмасында. Җиденчедә 4 рус теле һәм әдәбияты дәресенә 3 татар теле белән әдәбияты туры килә. Күрәсең, монысы гына да канәгатьләндерми рус телле ата-аналар комитетын, алар татар телен мәктәптән бөтенләй үк чыгаруны, татар теле дәресләрен укытуны бетерүне сорыйлар. Сәбәпләре: татар теленең кулланылмавы, Татарстаннан читтә аның кирәксезлеге, татар теле укыту методикаларының әйбәт булмавы, һәм, ниһаять, татар теле дәресләренең рус теленнән биреләсе БДИ нәтиҗәләренә кире тәэсир итүе. Шулай да, әйтелми калган иң төп сәбәп Татарстанның Россия уртасында милли республика булып яшәвеннән котылырга, аны гадәти өлкәгә әйләндерү түгелме? ОРК рәисе М.Щегловның, "Идел. Реалии" сайтында язып калдырган фикерендәге "Безнең бүгенге бурыч россиян (аннары - рус) милләте ясау", - дигән сүзләре үзе үк экстремизмга тарта.
ОРК әһелләре көз саен "Минем туган телем - русский", "Мәктәптә татар теле тираниясенә каршы" дигән шигарьләр күтәреп, Мәгариф һәм фән министрлыгы тирәсендә 30-50 кешелек митинглар оештырып ала иде. Бу юлы исә көчләр арткан, комитетның "ВКонтакте" челтәрендәге төркемендә чәршәмбе кич 4077 кулланучы теркәлгән иде, Чаллыда бу сан - 658, Менделеевскида - 31, Әлмәттә - 255. Әлбәттә, әлеге җәмгыять буш урында гына барлыкка килмәгән, аның әгъзалары - "Поборы в школах" дип аталган төркемнәрнең активистлары. Мәктәптә акча җыюларга каршы көрәшеп чыныккан, үз хокукларын якларга өйрәнгән халык. Төркем тарафыннан Татарстанда татар телен укытуга каршы петицияләр дә язып таратыла. Бу эш шулай ук интернет челтәрендә дә эшләнә, дүрт петициянең берсендә 2013 елдан бирле - 20 мең, 2016 елда язылганнарында - 1077, 477, бер ай элек барлыкка килгәнендә 455 имза тора. Димәк, 20 мең кеше Татарстанда татар теле укытуга каршы булуын белдерә.
Әйтергә кирәк, "Рус телле ата-аналар комитеты"ның шау-шуы моңа кадәр күз йомарга тырышкан, күрмәмешкә салышып яшәгән әйберләрне чыгарып селкеде. Моның өчен аларга, бәлки, рәхмәт кенә әйтергәдер? Беренчедән, 26 ел буена татар телен чит аудиториядә укытуның уңышлы методикасы булмау. Татар теле укытыла, ләкин аның дәрәҗәсе хезмәт һәм физкультура дәресләреннән дә түбәнрәк. Методикалар бар, алар нишләп кулланылмый соң? Николай Максимов дигән мөгаллим бар. Ул инде 90нчы еллардан бирле химия-технология институтында чит аудиториядә татар телен өйрәтү буенча, аерым мәктәпләрдә, интенсив курсларда уңышлы гына эшләп килә. Сөйләм калыпларына нигезләнеп тел өйрәтүгә нигезләнгән үз технологиясе бар һәм аның нәтиҗәләре дә юк түгел. Шушы технологияне мәктәпләргә таратып, эшләп булмас иде микәнни соң?
Миллионнарча сум акча түгелеп, "Ана теле" порталы эшләнде, анда елына фәлән мең кеше тел өйрәнә ала диелде. Ә чынлыкта? Татарстанның бер мәктәбендә татар теле укытучы танышым, рус телле коллегасы өчен "Ана теле"ндә теркәлеп, интенсив курс үтүе турында сөйләде. Кемне алдыйбыз соң без? Татар телендә укучылар конференцияләре үткәрелеп тора, республика күләмендә дә, шәһәр буенча да. Катнаша башласаң, тыңлый башласаң, катнашучылары да, темалары да бер үк. Бу да күз буяу түгелме? 90 нчы елларда күпләп татар гимназияләре ачылды, моңа кадәр татар гимназияләрендә тәртип дип ышанып йөрдек, баксаң-күрсәң, 2000 нче ел урталарыннан гимназияләребез урыслашып беткән икән бит инде.
2009 ел ахырында мәгълүм 309 нчы законны кабул итүгә каршы чыгып, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмовалар аһ органда, депутатларыбыз, барысы да яхшы, дип ышандырып, тик утырып калды. Яхшы түгел икән шул. БДИ бирү генә түгел, 10-11нче классны да туган телдә укырга хокукыбыз юк икән. Яз көне генә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның сайлаучылары белән очрашуында булырга туры килде. Ул анда милли мәгариф, татар мәктәпләре турындагы аһ-зарларга, яптырмагыз мәктәпләрне, укытыгыз, үзегез эндәшмисез, дип җавап биргән иде. Алай гына түгел икән шул! Мәгариф турындагы Федераль законның 14 маддәсенең 4 пунктында әйтелгәнчә, Россия халыклары телләрендә белем бирү бакчада, башлангыч һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә генә мөмкин икән. Ә урта мәктәп кайда? БДИның рус телендә генә бирелергә мөмкин икәнен әйтеп тә торасы юк. Шул вакыттагы тыйнаклыгыбызның җимеше - җимерелеп бетеп барган милли мәгарифебез. БДИны рус телендә бирәсе булгач, 10-11дә русча укыйсы булгач, Балтачтагы, Арчадагы, Сармандагы татар нишли? Үз баласын шунда ук рус мәктәбенә бирә, рус класслары ачтыра. Мәгариф министры укытучылар киңәшмәләрендә: "Ник татар районында татар мәктәбе юк?" - дип аптырый. Аптырыйсы юк. Мәгариф турындагы законны ачып укып кына чыгасы.
Татар балалар бакчалары оештырдык. Ишекләренә "Татар телендә белем һәм тәрбия бирә" дип язып эленде. Мәгариф бүлегендәме, мәгариф идарәсендәме, әллә инде министрлыкта укмы, кайда корткычлык ясаучылар? Татар телендә тәрбия бирергә тиешле бакчага, янәшәдә рус телле бакча була торып, ник рус телле балаларны җибәрәсез? Төркемдәге Степан белән Кирилл өчен тәрбияче русча сөйләшә, бөтен төркем руслашып бетә. Елга ике-өч мәртәбә була торган утренникларда "Мен әньига булыйшам" дип шигырь сөйләгәнгә сөенеп, әй, татар телен өйрәнәләр бит дип куанып утырабыз. Кем алдана?
Инде дә килеп, татар телен мәҗбүри укытуга каршы барган кампаниядә җиңелеп, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз эшсез кала башласа, аларны кем яклар? Кайбер татар мөгаллимнәре укытучылар бүлмәсенә керергә читенсенә башлаган дигән сүзләр ишетелә. Аларны хәзер, кемдер эшсез кала инде, дип каршы алучылар да бар икән.
Икенчедән, татар теленә ихтыяҗ тудырылмады. Монысы инде - турыдан-туры дәүләт эше. Эш урыннарында ике тел белүчеләргә мөмкинлекләрне күбрәк булдыру, хезмәт хакына өстәп түләү, курслар оештыру - болар барысы да республиканың Телләр турындагы законында бар. Закон шәп. Соклангыч хәтта. Әлеге закон буенча, Татарстанда яшәгән бурятлар, якутлар, марилар да үз телләрендә укый ала. Һәрбер тел дәүләт яклавын тоеп яши. Ә чынбарлыкта? Универсиада алдыннан элмә такталарга кадәр алыштырып, рус һәм инглиз телләрен генә калдырып бетердек. Казанда татар теленең кулланылышы 5 процентка да калмады дип беләм. Дәүләт оешмаларыннан татар теленең кысрыкланып чыгарылуына бер генә дәлил: ТНВ телеканалындагы хәбәрләр тапшыруында тәрҗемәләрнең артуы. Закон кабул ителгән икән, аның үтәлешен күзәтеп торучы башкарма органнар ни эшләде?
Өченчедән, татар милләте белән тыгыз эшләргә, аның һәр сулышын тоеп торырга тиешле милли оешмалар, Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак" оешмалары эшчәнлеге. Соңгы елларда аларның эшчәнлеге Җыен, Сабан туе, читек туе, калфак туе уздырып, гөбәдия пешерергә өйрәтүгә генә кайтып кала түгелме соң? Күңел ачуга, ашарга әзерләргә өйрәнүгә караганда, телне саклау, милли үзаңны үстерү, милли мәгарифне кире кайтару өчен көрәшергә тиеш түгелме соң ул милли оешмалар? Россиянең төрле почмакларыннан, элекке союздан җыелган, гафу үтенәм, 70-80 яшьлек әби-бабайлар татар милләтен кая алып бара ала? Өлкәннәр дә кирәк, әмма 10-20 аксакал биргән акылны тыңларга 700-800 яшь кеше булырга тиеш бит. Яшьләр дә бар, әлбәттә, тик алар бүтән тусовкада, татар яшьләре көннәрендә, "Милләтебез хәзинәләре" лагеренда.
Дәүләт акчасына яшәгән, бюджеттан татар телен саклауга дип бүлеп бирелгән чараларның нәтиҗәсез булуын "Рус телле ата-аналар комитеты" бик ачык итеп ачып салды. Беткә үч итеп, тунны ягып булмаган шикелле, милли мәгариф юк, законнар үтәлми, без барыбер беркем түгел дип утыру хәлебезне җиңеләйтми, әлбәттә. Ни эшләп була соң? Шушы берничә көн эчендә татар яшьләре форумы рус телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты, туган телләрдә урта белем алуны, БДИны туган телләрдә бирү мөмкинлеген таләп итеп РФ Президенты, Дәүләт Думасы исеменә, татар телен мәҗбүри укытуны таләп итеп, ТР мәгариф министры исеменә петицияләргә имзалар җыела башлады. Шушы 3 көн эчендә аларның берсен - 1067, икенчесен 162 кеше хуплаган. Петицияләр аралашу челтәрләрендә таратыла, аларны change.org сайтында имзаларга мөмкин.
Бу шартларда милли телләрнең дә яшәргә хакы, кирәклеге турында О.Васильева, И.Шуваловның сүзләре, әйдә, шуңа алданып торсыннар инде дигән шикелле яңгырый. Ә мәктәпләрдә татар теленә булган һөҗүм - Татарстанның чагыштырмача бәйсезлегенә һөҗүм дип аңлашыла, чөнки Генераль прокуратурага, Россия Президентына язылган хатларның барысында да, Татарстан булмаска тиеш, бердәм һәм бүленмәс ил генә калырга тиеш дигән фикер ярылып ята. Бердәнбер юл - татар теленең мәгариф системасында зарури булырга тиешлеген яклап калганнан соң, аны шушы көнгә китереп җиткергән мәсьәләләрне хәл итәргә тотыну.
P.S. Башкортстанда 73 процент халыкның башкорт телен укуга ризалык бирүе мәгълүм булды.
Нет комментариев