Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Мегафон" югалтуларны түләүсез минутлар белән компенсацияләргә җыена

Контакт үзәккә мөрәҗәгать итүчеләргә шимбә көннән башлап компания компенсация тәкъдим итә. 23 майдан компания мөрәҗәгать итмичә дә компенсация түли.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). "Мегафон" абонентларына элемтәдә өзеклек тудырганы өчен түләүсез минутлар яки интернет-трафик белән компенсациялиячәк, дип җиткерә компания "ВКонтакте" социаль челтәрендәге үз битендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Җомга көнне "Мегафон"да һәм аның кече компаниясе - Yotaда проблемалар килеп чыгып, Мәскәүдә һәм Идел буендагы кайбер шәһәрләрдә элемтә эшләмәде. Җомга көнне кич барысы да җайга салына. Сәбәбе - Hewlett Packard программа тәэмин ителешендә өзеклек белән бәйле булган.

"Мин барлык клиентларыбыз һәм партнерларыбыз алдында әлеге хәл өчен гафу үтенергә телим. Барыбыз да бүгенге көндә берничә сәгать элемтәсез торуның нәрсә икәнен аңлыйбыз - бу гадәттән тыш хәл. Безнең белгечләр проблеманы максималь тиз арада хәл итү өчен җомга көнне мөмкин булганның барын да эшләде", - дип китерелгән компаниянең генераль директоры Сергей Солдатенков сүзләре хәбәрдә.

Контакт үзәккә мөрәҗәгать итүчеләргә шимбә көннән башлап компания компенсация тәкъдим итә. 23 майдан компания мөрәҗәгать итмичә дә компенсация алу мөмкинлеген бирә.

"Һәр клиентка без компенсациянең өч вариантын тәкъдим итәбез: 50 минут сөйләшү + 1 ГБ трафик, 2 ГБ трафик, "МегаФон.ТВ"да яңа фильмнарның берсен карау", - диелгән хәбәрдә.

"Мегафон" кулланучыларын детальләре белән атна дәвамында СМС хәбәр аша таныштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев