Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Медведев Петербурга метросында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турындагы указга кул куйды

Россия Хөкүмәте резерв фондыннан пособияләр түләүгә 50 миллион сумга кадәр күләмә бюджет акчалары бүлеп биреләчәк.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Санкт-Петербург метросында 3 апрель көнне булган теракт вакытында зыян кргәннәргә һәм һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү турындагы күрсәтмәгә кул куйган. Бу турыда Россия хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама ясап, РиА-Новости яза.

"Санкт-Петербург Хөкүмәтенә Россия Хөкүмәте резерв фондыннан пособияләр түләүгә 50 миллион сумга кадәр күләмә бюджет акчалары бүлеп бирелә", - диелгән хәбәрдә.
Һәлак булганнарның гаиләсенә һәр үлгән кеше өчен бер миллион күләмендә акча түләнәчәк. Җитди һәм уртача зыян күргәннәргә бер кешегә 400 мең күләмендә акча биреләчәк. Җиңелчә җәрәхәтләр алганнарга 200 мең түләү турында карар кабул ителгән. Шул ук күләмдәге акча террорлык актлы нәтиҗәсендә һәлак булучылар гаиләләренә туганнарын күмүгә биреләчәк.

Реклама

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев