Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

МЧС, һава шартлары бозылу сәбәпле, саклык чаралары турында искәртә

5 июньдә Татарстанда көчле җил көтелә, яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылган вакытта куркынычсызлык чараларын искәртә, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

  • “Татар-информ” агентлыгы якындагы көннәрдә республикада һава шартлары кинәт бозылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде. Татарстанда көннең икенче яртысыннан башлап 23.00 сәгатькә кадәр яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы метеошартларны исәпкә алып, республикада яшәүчеләргә электр уты тапшыру линияләре, агачлар, реклама корылмалары, киштәләр янында тормаска киңәш итә. Шулай ук лапаслар, йорт кәрнизләре янында тору да куркыныч. Һава шартлары бозылганда, имгәнүдән саклану өчен, подъездга яки йорт подвалына качарга кирәк.

Район җитәкчеләренә халыкка хәбәр итү системасының төззеклеге һәм әзерлеген тикшерергә, шулай ук балаларны каядыр алып бару һәм палаткалы балалар лагерьларын эштән вакытлыча туктату зарур.

Реклама

Һава шартлары кинәт үзгәрүе хакында бигрәк тә балалар савыктыру лагерьларына һәм балалар күпләр җыела торган башка учреждениеләргә хәбәр итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Фото: https://snatchnews.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев