Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә
1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте сөйләде.
«РФ Хезмәт кодексы нигезендә 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. ТР Президенты Указы нигезендә, 2021 нче елның 13 нче маенда Ураза бәйрәме игълан ителгән һәм эшләми торган көн булып санала», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Шулай итеп, 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала. Майның беренче эш атнасы — дүрт көнгә, ә икенчесе өч көнгә кадәр кыскартылачак. Моннан тыш, 30 апрельдә һәм 12 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/21-04-2021/may-aenda-tatarstan-halkyn-beryuly-bernich-st-m-yal-k-ne-k-t
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев