Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Махсус хәрби операциягә срочниклар һәм студентлар җибәрелмәячәк

Илнең мобилизацион ресурсы 25 миллионга якын кеше тәшкил итә, россиялеләрнең бер проценттан артык өлеше мобилизацияләнергә тиеш: алар – хәрби хезмәттә булып кайткан кешеләр, хәрби учет белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булганнар, дип белдерде саклану министры Сергей Шойгу. РИА Новости шул турыда яза.

«Нәкъ менә запастан. Алар армияне беркайчан да күрмәгән һәм аның турында ишетмәгән кешеләр түгел, бу – а) хәрби хезмәттә булып кайтучылар; б) хәрби учет белгечлеге, ягъни кораллы көчләргә бүгенге көндә кирәк булган белгечлеге булган кешеләр, в) сугыш тәҗрибәсе булганнар», –  диде ул «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Ул югары уку йортлары студентларын мобилизацияләү турында «сүз бармый һәм бернинди шартларда да бармаячак» дип китерә аның сүзләрен Татар-информ. Хәрби операция зонасына хәрби хезмәтне үтәүче солдатларны (срочникларны) да җибәрмәячәкләр, дип билгеләп үтте Шойгу.

 

Фото: Фрипик.ру

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев