Махсус хәрби операция башланганнан бирле райондашларыбыз гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзләреннән зур өлеш кертә
Безнең ил ярдәмчел, бердәм халкы белән көчле. Махсус хәрби операция башланганнан бирле райондашларыбыз гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзләреннән зур өлеш кертә.
Бу көннәрдә Миңгәр авылы халкы маскировка сеткалары ясый. 4×7 метрлы 9 сетка инде әзер. Посылка тутыру өчен дә халык финанс ярдәме күрсәтә. Авылдан 3 егет, 2 кияү тиешле кеше хәрби операция зонасында. Аларның исән- сау әйләнеп кайтуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев