Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Математика укытучыларының секция утырышы булып узды

5 нче сентябрь көнне гимназия базасында, Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында, математика укытучыларының секция утырышы булып узды.

математика

Утырышта узган уку елы нәтиҗәләре һәм математика укытуның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Төп доклад белән Саба районы мәгариф идарәсе методисты Галиева Г.М. чыгыш ясады.

 Шулай ук математика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Шакирова Л.С., Шәмәрдән лицее “Үсеш” укытучысы Закирова И.С., Эзмә урта мәктәбе укытучысы Тимергалиева Г.Ф., Кибәче урта мәктәбе укытучысы Вилданова Ә.Г. чыгышлары тыңланды.

Түгәрәк өстәл утырышында математика укытучыларының норматив базасы турында фикер алышулар булды, 2023/2024нче уку елына укытучылар алдына куелган максат һәм бурычлар каралды, район методик берләшмәнең эш планы расланды.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев