Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Машина йөртү хокукы бирүче электрон таныклыкны кәгазь таныклыкка тиңләштерү проекты чыкты

Россиядә машина йөртү хокукы бирә торган электрон таныклыкны кәгазь «права»га тиңләштерергә җыеналар. Хөкүмәт карарының шундый проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында чыкты.

Документны әзерләү белән Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының шөгыльләнә. Аның нигезендә, электрон таныклыкны дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасыннан күрсәтергә кирәк булачак.

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» ФГИС мобиль кушымтасын кулланып, әлеге кагыйдәләрдә каралган документларда булган мәгълүматларны электрон рәвештә күрсәтү мондый документларны күрсәтүгә тиңләштерелә», – дип билгеләп үтелә текстта.

Министрлыкта белдерүләренчә, яңалык машина йөртү таныклыгын раслау процедурасын гадиләштерергә, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне «цифрлы»га күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/masina-iortu-xokuky-biruce-elektron-tanyklykny-kagaz-tanyklykka-tinlasteru-proekty-cykty-5873833

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев