Мәрзия апа бүген үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтә.
Иске Мичән авылында гомер кичерүче Мәрзия Гатауллина гомере буе балаларга белем биргән дәрәҗәле укытучы.
Алар ире Хөснулла абый белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.Балалары барысыда үз юлларын табып, матур гомер кичерәләр.
Аны тәбрикләргә районның халыкны социаль яклау идарэсеннэн, Мичән авыл җирлегеннән, Мичән мәктәбеннән җитәкчеләр килде.
Барлык балалары, оныклары җыелды. Юбилярга хәерле, бәрәкәтле картлык телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев