Мәртен авылында яшәүче Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Җиһания апа!
Мәртен авылында яшәүче Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызы, 18.03.1930 елда ТАССРның Саба районы Мәртен авылында туган, тыл хезмәтчәне, ире Хәсән белән бергә 1956 елгы уллары Хафизны үстергәннәр Ире 1992 елда вафат, улы Казанда яши һәм эшли, өйләнмәгән. Җиһания Хәйретдин кызы ялгыз яши, улы еш кайта, йорт салган, әнисен карый, шулай ук Сабада яшәүче бертуганының балалары да булыша.. Хәйретдинова З.Х. намуслы, тырыш,хәрәкәтчән әле хаман да вак терлек асрый. Җиһания Хәйретдин кызы пенсия яшенә кадәр «Мәртен» агрофирмасында эшләгән. Пенсиядән соң да эшләвен дәвам итә һәм 70 яшькә кадәр эшли. Күпсанлы юбилей медальләре, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән . Хәйретдинова З.Х. җирлек гражданнары арасында абруйлы.
Хөрмәтле Җиһания апа!
Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 95 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Ничә яз, җәй, көз һәм кыш-шушы еллар эчендә җилле, давыллы, буранлы, янгырлы көннәрегез дә, кояшлы, аяз, җылы һәм матур көннәрегез дә аз булмагандыр. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне, үз аякларыгызда йөреп, тынычлыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын. Улыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, һәр туган таңга сөенеп яшәгез.
Хөрмәтле Җиһания апа!
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә ,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек –ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Кильдебәк авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев