Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мактаулы шахтер Әхмәтгалиев Рафис бабай

Шахтёр һөнәрен сайлыйлар, бары кыю кешеләр. Шәмәрдән лицеенда укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан төрле чаралар уздырыла.

Чираттагы очрашуда  сыйныф җитәкчесе Галиуллина Энҗе, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Сенгатуллина Зәлинә һәм  4Г сыйныфы  укучылары  катнашты. Алар 85 яшьлек ветеран, мактаулы шахтер Әхмәтгалиев  Рафис  бабай белән очрашты. 

Рафис бабай 1939 елда туган. Ул Бөек Ватан сугышы елларының авырлыгын, юклыгын үз җилкәсендә татыган, сугыш җимереклеген төзәтдә катнашкан кеше. Ул 1962-1998 елларда Урал шахталарында эшләгән. Төп эш коралы-  көрәк, кувалда, отбойный молоток. Шуның 24 елын күмер чабуда, 12 елын-коткару, ремонт-җыю хезмәтендә эшли. Мең метр, аннан да күбрәк тирәнлектә эшләү һәркемнең дә кулыннан да, сәламәтлегеннән дә килми.

Шахтер һөнәре - кыюлар, сәламәт кешеләр һөнәре. Күмер чабу һөнәре белән якыннан танышкач, шунысы аңлашыла: кыенлыклардан курыкмыйча, төрле шартларда хезмәт куючы шахтер һөнәре вәкилләре, чыннан да, чиксез хөрмәткә лаек.

   Буген Рафис бабай һәр туган көнгә шөкер итеп яши. Көннәрен үзенең агач остаханәсендә  матур йорт җиһазлары ясап уздыра. Ул  укучыларга авырлыклар алдында баш имәскә, алга барырга, тәртипле тәрбияле булырга кирәклеген искәртте. Ә укучылар үз чиратында ветераныбызга сәламәтлек, кабат очрашырга язсын дип теләк теләделәр.

  Чыганак: Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныф укытучысы Галиуллина Э. И.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев