Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен “Балада музыкага мәхәббәт тәрбияләү” дигән темага регионара семинар

2023 нче елның 31 нче октябрендә Шәмәрдәннең ”Әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен “Балада музыкага мәхәббәт тәрбияләү” дигән темага регионара семинар үткәрелде.

Семинар эшчәнлегендә Татарстан Республикасының Саба, Биектау, Балтач, Кукмара районнары, Киров өлкәсенең Нократ Аланы, Мордовия Республикасының Рузаевка  шәһәре педагоглары катнашты.

Семинар балаларның сәламләве белән башланып китте. Килгән кунаклар мәктәпкә әзерлек төркемендә логоритмик, зурлар төркемендә интеграль шөгыльләр, физкультура  һәм татар телендә сөйләм үстерү эшчәнлекләрен карадылар. Саба, Биектау, Балтач, Кукмара районнары музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре мастер-класслар үткәрделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук   Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре һәм  Мордовия Республикасының Рузаевка районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге белән таныштылар. Килгән кунаклар семинар эшенә югары бәя бирделәр.

Саба районы рәсми сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев