Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәктәп китапханәчеләренең район семинары

27 нче октябрьдә Саба Гимназиясе базасында, райондагы мәктәп китапханәчеләренең чираттагы “Китапханә хезмәтенең метод һәм алымнары: традицияләрне саклау, мөмкинлекләрне киңәйтү, яңаларын эзләү” темасына семинар үтте. Семинар 3 өлештән торды. Беренче өлешендә актлар залында “Өч кыз” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде. (Җитәкчесе Хәлилова Л.Х.)

   Икенче өлешендә 3 А сыйныф укучылары өчен “Борын-борын заманда...” дип исемләнгән китапханә дәресе бирелде. Укучыларга төрле әкият геройлары булып киенгән “артистлар”(Хәбибулина Г.Р., Мөбәракҗанова Л.М., Гөмәрова Л.Г., Абдуллина Р.И.) төрле биремнәр биреп, конкурслар оештырдылар. Укучылар бик канәгать булып калдылар.

   Өченче өлештә китапханәчеләргә китапчыклар ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Реклама

   Семинарның йомгаклау өлешендә район мәгариф бүлеге методисты Шакирова Г.Р. төрле конкурсларда катнашкан китапханәчеләрне бүләкләде. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.

Саба шәһәр җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев