Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мәктәп формасы ГОСТы киләсе елның ахырына әзер булачак

Роскачество мәгълүматлары буенча, балаларның һәм ата-аналарның 72%ы мәктәп формасы яклы. Әмма 51%ы форманың бердәм стиленә каршы, ә 19% аны киеп йөрүдән катгый баш тартачак. Шул ук вакытта 70% сораштырылучылар мәктәп киеменә дәүләт станадарты кертергә кирәк дип саный.

1992 елда гамәлдән чыгарылган ГОСТ 2024 елда яңадан кайтачак, әлегә гомуми фикер алышу этабы үтә.

Дәүләт стандарты мәктәп формасының бердәм гомуми төрен, бер төсне, бердәм фасонны билгеләмәячәк, - дип белдерде Росстандарт җитәкчесе Антон Шалаев.  ГОСТның максаты башка: беренчедән, мәктәп формасы гадәти киемнән аерылып торырга тиеш. Икенчедән, бу иң мөһиме: форманың сыйфаты ГОСТ стандартларына җавап бирсен өчен - һава үткәргеч, уңайлы, катышкалар барлыкка килмәсен, сәламәтлек өчен куркынычсыз, әмма шул ук вакытта нык һәм мәктәп урнашкан җирлектәге һава торышына туры килсен өчен нинди материал кулланырга дигән сорауга җавап табарга кирәк. Без шушы стандартларга туры килү мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез дә.

Шул ук вакытта экспертлар ата-аналар тәҗрибәсенә һәм СССР чорындагы ГОСТка таяна: 90% мәктәп формасын сайлаганда аның ничек тегелгән булуына һәм җепләрнең сыйфатына карый, 60% тукымалар составына, 50% дизайнга игътибар итә.

- Без ГОСТ хокукый җитешсезлекне бетерергә һәм мәктәп формасында синтетика өлеше күпме булырга мөмкин икәнне ачыкларга тиеш, - ди Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җиңел сәнәгать һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры Вера Хмырова. - ГОСТ тукыманың рөхсәт ителгән стандартын тәкъдим итә - 50% табигый сүс һәм 50% синтетика. Синтетиканың зуррак өлеше булган арзанлырак форманы да сатып алырга мөмкин, ләкин аның тукымалар составы бала сәламәтлегенә зыян салуын аңларга кирәк.

Мәктәп комплектына ГОСТ әлегә түбәндәге киемнәрне генә кертә: блузка, жилет, пиджак, кардиган, джемпер, свитер, рубашка, күлмәк, чалбар һәм шорты. 
Критерийлар тулыланырга яки үзгәрергә мөмкин, ГОСТ 2024 елның икенче яртысына яки ахырына расланачак.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mktp-formasy-gosty-kilse-elny-akhyryna-zer-bulachak

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев