Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Май чабу килә, коймак белән бал алып килә.

Бүген, 17 март сайлауларның соңгы көнендә Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында яшәүче керәшен татарлары Май чабу, ягъни Масленица бәйрәмен уздырды.

Ул борынгы рус халык бәйрәме. Христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бәйрәм.

Бәйрәм датасы ел саен төрле. 2024 елда Май чабу 11-17 мартка туры килде. Май чабу бәйрәме – бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар.

Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә. Илләр тыныч, һәр көнебез бәйрәм булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев