Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әлмәндәр картның сакалын Сабада кадерләп саклыйлар [+видео]

Быел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның вафатына - 5 ел. Якташларының иҗатын, исемен мәңгеләштерү максатыннан, аның туган авылы - Саба районы Миңгәр авылындагы китапханәдә музей-бүлмә эшләп килә.

- Бу яңа форматтагы китапханә дип йөртелә. Китапханә эчендә музей булу халыкны да җәлеп итә, тарих та саклана. Республика тарафыннан иҗат берләшмәләренә булышлык итү максатыннан оештырылган грант бәйгедә, республика китапханәләре арасында Саба үзәк китапханәсе "Әлмәндәр эзләре буйлап" проекты белән катнашып, 300 мең сум күләмендә грант откан иде. Шул акчага милли музей белгечләре белән берлектә Шәүкәт Биктимеровның туган авылында 1нче экспозицион музей-бүлмәсе эшләнде. Биредә Шәүкәт абый яшәгән төп йорттагы шәхси әйберләр урнаштырылды. Аларга милли музей белгечләре реставрация ясады. Проектны дәвам итү максатыннан, кабат грант алуда катнашып, 350 мең сумга 2нче экспозицион бүлмә эшләнде. Әлеге бүлмәдә китап киштәләре белән берлектә мини-сәхнә, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендәге декорация өлешләре урнаштырылды, артистларның костюмнары куелды. Күргәзмә-витриналарда артистның тормыш, иҗат юлын чагылдырылган шәхси әйберләре, фото, документлар урнаштырылды. Проектның максаты: данлыклы якташыбызның истәлеген яңарту, саклау, - дип сөйли Саба районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлсем Батырханова.

Музей-бүлмә 2013 елда эшли башлый. Балачагы узган якты тәрәзәле авыл йорты, алсу төстәге кашагалы чаршау эленгән тимер башлы карават, челтәр бизәкле урын япмасы, аның янәшәсендәге түгәрәк өстәл, шул чор балта осталары гына ясаган түгәрәк башлы агач урындык, дивардагы күкеле сәгать… Болар бар да Шәүкәт аганың балачагына алып кайта һәм танылган артистның аклык, яктылык мохитендә үскәнлеген тоясың. Дөньяны алсу күзлектән, яратып күрә белмәгән кеше иҗатка, сәхнәгә тартылмыйдыр да ул, мөгаен! Әлмәндәр карт образындагы серле, хәйләкәр елмаюы гына да никадәр самимилек, гадилек, яхшылык сибеп тора актерның.

- Биредә иң кадерле экспонат дип берсен дә аерым әйтә алмыйм, безнең өчен бар нәрсә дә кадерле, - ди китапханәче Ләйсән Заһирова.

Реклама

2нче экспозицион бүлмәдә грим буялауларын, Әлмәндәр карт ролен башкаргандагы күлмәген, сакалын да күрергә мөмкин. Әйтерсең лә, спектакль тәмамлангач сакал-мыекны салып куйган да, туган авыл урамына кереп киткән Шәүкәт ага. Кызганыч, чынбарлыкта алай түгел... Танылган артист, якташыбызның вафатына да 2017 елның 28 маенда 5 ел булды.

- Укучылар онытмый Шәүкәт абыйны, үзебездән дә, күрше авыл мәктәбеннән дә киләләр. "Мәдәни көндәлек" кысалары буенча гаиләләре белән килүче әти-әниләр дә күп. Актерлык буенча диплом эше язучылар да килә. Теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр, көтеп калабыз, - ди Ләйсән ханым.

Шәүкәт аганың рольләре генә түгел, истәлекләре, музее да яктылык өләшә. Музей-бүлмәнең рухы тыйнак, әмма бай. Якты кешедән якты эз калуы бәхәссез.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Әлмәндәр картның сакалын Сабада кадерләп саклыйлар [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев