Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лилия Хәмитова ире белән аралары өзелү турында әйтте

Җырчы Лилия Хәмитова Арчада яши. Казандагы фатирын калдырып, туган ягына кайтып киткәненә шактый еллар узды. Йортны тулысынча яңартып, бөтен уңайлыклар булдырып, заманча эшләтте. Әнисе Кифая апа һәм улы Әмир белән өчәү бергә гомер итәләр.

 

— “Арчага киттегез дә югалдыгыз!” — диләр. Югаласың булса, Казанда да югаласың инде. Арча монда гына. “Солянка” яки башка концертларда катнашканда, шәһәрдә яшәүче җырчылардан алданрак та барып җитәм әле (көлә), — ди Лилия. — Казанга кунакка килергә генә яратам. Анда озак торсам, эч поша башлый. Арчада рәхәт. Бертуган абыем да, игезәгем Алия дә гаиләләре белән якында гына яши. Берәр эш булса да, тәм-том пешерсәк тә, йөгерешеп киләбез. Йортыбыз иркен, җәелеп эшләргә бакча бар. Җир эшен яратам. Бу көннәрдә бакчадан кергәнем дә юк...

 

— Кош-корт тотасызмы? 

— Юк. Элек тавыгын да, үрдәген дә асрадык. Без үскәндә 100 әр чебеш ала идек. Ишле гаиләгә кирәк булган инде. Хәзер тәмам шәһәрләштек. Кирәк нәрсәне сатып алабыз. Базарда, кибеттә бөтенесе дә бар. Район җирендә бәяләр дә шәһәрдәге кебек тешләми. Тавык асрауның кыенлыгы юк. Әмма алсаң, алар барыбер сине йортка бәйләп куя. Ә болай бик рәхәт... 

 

— Эльвира Хәйруллина белән уртак “Ике йолдыз” проекты бар иде. Ул ябылдымы? 

— Проект хәзер юк инде. Һәрнәрсәнең башы-ахыры була. “Ике йолдыз” проекты белән тыгыз темпта эшләдек. Әмма озакка китсә, кызыгы бетә. 

 

— Эльвира белән аралашып яшисезме? 

— Элек күршеләр идек. Дөрес, Казанда әле дә күршем ул. Хәзер Эльвира белән сирәк күрешәбез. Ә мөнәсәбәтләр элекке кебек җылы. 

 

— Улың Әмир инде буй җитеп, егет булгандыр? 

— Әмир буйга үземне дә узып китте: 175 см! VII сыйныфны тәмамлый. Быел 14 яше тула, паспорт ала. Ныклап спорт белән шөгыльләнде, каратэга йөрде. Аннан, сәламәтлек белән бәйле, спорттан читләшеп торырга туры килде. Арчада тележурналистика түгәрәге эшли. Шунда бик теләп йөри. Оператор һөнәре серләрен үзләштерә. Үзенә тормышта берәр өстәмә эш булып торыр. Туйларда видео төшерергә дә, кино өлкәсендә дә үзен сынап карарга мөмкинлек булачак. 

 

— Ирең Миндар Сургутта эшли иде. “Ерак булгач, сирәк күрешәбез”, — дия идең. Соңрак араларыгыз өзелде кебек? 

— Миндар — Чирмешән мишәре. Бик әйбәт кеше. Ул озак еллардан бирле Сургутта эшли. Күптән аерылыштык инде. Әмма яхшы мөнәсәбәттә калдык. Бергә яшәмәсәк тә, аралашабыз. Әмиргә гел булыша. “Улым мәктәпне тәмамлагач, яныма килер. Монда үсеш бар. Үзем кайгыртам”, — ди. Бала өчен тырыша. Әгәр, чыннан да, яхшы мөмкинлекләр булса, Әмир китәргә теләк белдерсә, каршы килмәячәкмен. Үзен сынап карар. Чит кеше түгел, әтисе янына барачак бит! 

 

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев