Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лилиана Газизова ни өчен бәби алып кайтмаганын әйтте

- Лилиана, ничек хәлләрегез? - Бар да әйбәт. Сабантуйларны гөрләтеп уздырып җибәрдек. Яңа иҗат сезонына әзерләнеп йөрим. Бу арада көн-төн студиядә эшлим. - Узган елны кияүгә чыккан идегез. Декрет ялына китәргә җыенмыйсызмы? - Әйе, былтыр Рушан белән өйләнештек, бер-беребезне аңлап, матур итеп яшибез. Кияүдә булу рәхәт икән. Аеруча иҗат кешесе...

- Лилиана, ничек хәлләрегез?
- Бар да әйбәт. Сабантуйларны гөрләтеп уздырып җибәрдек. Яңа иҗат сезонына әзерләнеп йөрим. Бу арада көн-төн студиядә эшлим.
- Узган елны кияүгә чыккан идегез. Декрет ялына китәргә җыенмыйсызмы?
- Әйе, былтыр Рушан белән өйләнештек, бер-беребезне аңлап, матур итеп яшибез. Кияүдә булу рәхәт икән. Аеруча иҗат кешесе өчен: янәшәңдә ныклы тыл барлыгы сизелә. Опера театрында да эшләгәч, гастрольләрдә еш йөрелә. Рушан минем тыгыз графикка өйрәнеп бетте, канәгатьсезлеген белдертми. Ә иң мөһиме - ул татар милләтеннән. Латвиядән дә мин татар егетен очратырга, аның белән гаилә корырга дигән максат белән кайттым. Киләчәктә балалар белән татар телендә аралашып, аларны татар мохитендә үстерәсе килә. Шундый ватанпәрварлек рухы бар миндә.
Рушан төзелеш бизнесында мәш килә. Әмма күңеле белән ул да иҗат кешесе. Татар җырларын, татар эстрадасын бик ярата.
Һәрнәрсәнең үз вакыты, диләр бит. Әлегә бөтен башым белән иҗатка чумсам, берникадәр вакыттан соң барлык эшләрдән арынып, үземне бәби тәрбияләүгә багышлыячакмын. Ә әни статусы миңа илһам чыганагы гына бирәчәк, декреттан соң тагы да тырышыбрак эшләүемә иманым камил.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев