Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әлфия Авзалованың соңгы тапкыр нинди җыр җырлаганы билгеле булды [+видео]

Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры - "Сагыну җыры". Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисов авторлыгында язылган бу җырны "Ак чәчәкләр кебек кар ява" дигән исем белән дә атап йөртәләр.

Әлфия Авзалова бу җырны Казанның 7нче хастаханәсендә ятканда, кызы Зөлфия белән бергәләп җырлаган. "Әни хәтта җырлый башлаган иде инде... "Ак чәчәкләр кебек кар ява, Хәтерләтеп ямьле май кичен..." - дип мин җырлыйм, "ла-ла-ла" - дип кушыла", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә кызы Зөлфия.

Әлфия Авзалованың ике кызы - Зөлфия белән Гүзәл әниләрен кырык көн буе бер дә ялгызын калдырмыйча саклыйлар. Гүзәл төннәрен аның палатасында кунса, Зөлфия көне буе әнисе янында тора. Әлфия Авзалова 15 июньгә каршы төндә вафат була, 17 июнь көнне Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә. Бөек җырчыны озатырга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залына 2000 кеше килә.

Сагыну җыры

Рим Хәсәнов көе,
Гыйльман Идрисов шигыре.

Ак чәчәкләр кебек кар ява,
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.

Тормыш юлларыбыз шул кичтә
Аерылды төрле якларга;
Ә шулай да иркәм гел истә,
Алыштырмам аны ятларга.

Араларда озын юллар бар,
Барыр идем дә бит арымый,
Күрешергә ничә еллар бар,
Ничек түзәрмен соң сагынмый.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Әлфия Авзалованың соңгы тапкыр нинди җыр җырлаганы билгеле булды  [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев