Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия “Татар-информ” аша татар халкына рәхмәтен җиткерде

Бүген әнинең соңгы концерты, ул мондый җирләүне үзе теләде, ди җырчының кызы.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Әлфия Авзалованы җирләгәннән соң аның кызы Зөлфия "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә җырчы белән хушлашу тантанасына килгәннәргә, җирләүдә булышканнарга, аның иҗатын яратучыларга һәм, гомумән, барлык татар халкына рәхмәт җиткерергә теләге барлыгын әйтте.

"Бөтен килгән халыкка бик зур рәхмәт. Әнинең бүген соңгы концерты булды, дип әйтеп була. Бөтенесе дә әнинең җырларын тыңлады, кул чаптылар. Килгән кешегә, җитәкчеләргә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәриповичка бик зур рәхмәт. Беркем онытмады", - диде Зөлфия.

"Ул җирләүнең шушындый булуын үзе теләгән иде. Минем белән халык килеп саубуллашырга тиеш, дип әйткәне бар. Мине концерт күлмәге белән җирләгез дип, васыять әйтеп калдырды", - дип искә төшерде җырчының кызы.

Реклама

"Ахырда тагын бер тапкыр әниемнең яраткан сүзен әйтәсе килә: "Халкыма бик зур рәхмәт", - диде Әлфия Авзалованың кызы.

Әлфия Авзалова белән хушлашу чарасыннан фоторепортажны Интертат электрон газетасында карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев