Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әлфия Авзалова: «Үлсәм дә, сәхнәдә генә егылып үләчәкмен!» [+фото, видео]

2008 елда, Әлфия Авзаловага 75 яшь тулган көннәрдә, "Шәһри Казан"да аның турында бик җылы һәм эчтәлекле язма күргән иде. Әлеге язма бүген дә аһәңен җуймаган: анда легендар җырчының ачы язмышы, шатлыгы, сагышлары... Исән булса, киләсе елның гыйнвар аенда, төп-төгәл алты айдан, без аның 85 яшьлек юбилеен уздырган булыр идек... Әлеге...

Ул балачагын сагынмый. Бәхетсез балачакның сагынырлыгы юк шул - киң урамлы Яңа Әлем ул вакытта үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, үзәкләргә үткән салкынлыгы белән генә хәтергә уелган. Хәер, ятим булмаганнарга алай ук каһәр төшкере еллар булып истә дә калмагандыр ул. Ә Әлфия - биш яшьтә әнисен һәм бер атналык сеңлесен, соңрак сугышка киткән әтисен югалткан кызчык өчен ул җан асрау еллары шул.

Әле дә хәтердә - ул тәрәзә төбендә шырпы каплары белән уйнап утыра, урамнан юрган ише нәрсәгә төрелгән кеше күтәреп кайталар. Сизә бала күңеле - бу аның әнисе. Аннан әлеге салкын гәүдәне өйгә кертеп салалар да, сукыр лампа кабызып, Әлфияне берүзен калдырып чыгып китәләр. Әлфиянең исә сукыр лампаны тотып карыйсы килә - кечкенә кулларын сузып лампага үрелгәндә лып итеп әнисенең өстенә утыра ул. Сап-салкын гәүдә - әнисе үлгән микәнни?! Кызның кулы тиеп киткән лампа идәнгә ава һәм мизгел эчендә өй эче кап-караңгы була. Аннан ишек ачыла, Әлфияне күтәреп алып чыгып китәләр. Бер үк ихатада яшәгән җиңгәләренең өендә исә бер атналык Гөлсирин имчәк имә. Аннан зурларның сөйләшүен ишетә Әлфия: «Мантый алмас барыбер, Авзал да моны кеше итә алмаячак...» Сеңлесен үтерергә җыеналар, лабаса! Аннан апалар тыштан салкын сөт алып кереп, сабыйның авызына коя. Нарасыйның эче күпкәннән-күбә. Бер көнне тифтан дөнья куйган әниләрен, икенче көнне шул кечтеки генә гәүдәле сеңелләрен кара туфракка тапшыра алар. Әлфия исә өч яшьлек сеңлесе, Флүрәне кочаклап кала. Аңламый әле, ул вакытта башына да китерми - ятимлекнең кара шәльяулыгы менә шушы көнне аның иңбашларына гомерлеккә дип сарыла...

Флүрә белән Әлфия янына Актаныштан әниләренең апасы Закирә килә. Әтисе - авылда көтү көткән Авзалны зимагурлыкта, диләр. Салкын мич өстендә елаудан, ачлыктан алҗып беткән, үзәкләренә кадәр салкын үткән кызчыкларны, саламга төреп, ат чанасына салалар. Алар Актанышка - шул Җыракайларына (Закирә апалары) күченә. Җизни тиешле зат кызчыкларга «сөзеп» кенә карый - түшәменә боз каткан, кирпечләренең боздай салкыны эчкә үткән үз өйләренең мич өстендәге ятимлек монда да куып тоткан бит аларны!

Сугышның ни икәнен аңлап җиткермәсә дә, ул да ятимлектән мәрхәмәтлерәк булып чыкмый. Әлфияне сеңлесеннән, Җыракаеннан аерып ятимнәр йортына илтеп тыга. Дүрт яше тулган Флүрәне Такталачыктагы ятимнәр йортына бирәләр, җизнәсе сугышка китә, ашлык урлап тотылган Закирә апасын төрмәгә ябалар... Әлфия - Актаныш тавы башына менеп озак кына аска - кул изәп торган тутасына, ятим өенә, җәйрәп яткан Агыйделгә карый. Ах, ачы да соң бу ятимлек - Актаныш тавының усал әремнәре төсле. Бәлки, ул әремнәр дә аның үзәге әрнүеннән өзелеп төшкән ятимлек яшьләредер?..

Моңлы бала

Моңны аңа әнә шул ятимлек бирә. Ул моң җыру көйләү, халыкның борынгы җәүһәрләрен оста итеп башкару гына түгел - ул моң бәгырьнең кыл уртасыннан өзелеп төшкән бер кочак әрнү, сагыш, һәр күзәнәккә үткән ятимлек ачысы. Әгәр шулай булмаса, аның күкрәк турыннан түгелгән «Кәккүк», «Гөлҗамал», «Өй артында шомыртым» шулкадәр ела­тырлык, сыктарлык итеп җанны актарыр иде микән? Сугышның бөтен каһәрен үзе аша үткәргән сабыйлар янына - Яңа Әлем балалар йортына барып сыенган Әлфияне әнә шулай бертуктаусыз җырлаталар да җырлаталар. Төпсез чабата белән бата-чума Әлемгә барып кергән кызчыкны тәмле тәгамнәр көтеп тормый шул - монда алар өшегән бәрәңгеләрне таяк белән чокып алып, хәер эстәп көн күрә. Җиденчене тәмамлагач буй җиткергән үсмерләргә авылларына кайтырга кушалар. Әлфиянең исә кайтыр җире юк - Актаныштагы Җыракайларының каралты-курасын күрше-күлән ягып бетергән, җизнәсе сугышта ятып калган. Ул күршедәге Саҗидә апаларына кайтып сыена. Төрмәдән кайткан тутасы да шушында килеп баш төртә. Унбер җан бер кыерчык ипине унбергә бүлеп җан асрый. Әлфияне МТСка китапханәгә эшкә урнаштыралар. Язгы чәчү җитте исә агитбригадалар моңлы тавышлы Әлфияне үзләре белән ала. Монда арыш бирсәләр куырып, борчак бирсәләр, пешереп ашыйлар -колхоз ашата аларны. Әлфия дә тамак ялына йөри. Моңлы тавышлы кызны зур киләчәк көтүен агитбригададагылар чамалый. Кызны Казанга китәргә кодалыйлар. Әлфия пароходта юл буе җырлый-җырлый бара. Юл хакын түләргә акча юк, бөтен булган байлыгы җыр аның, аның җыры бар!



Җыракае белән аерылышканда: «Кияүгә чыгу белән сине үз яныма алачакмын», - дип киткән Әлфия Казанга барып җитү белән музыка училищесына юл тота. Аны тыңлап карагач, җыр һәм бию ансамбленә җибәрәләр. Авзалова анда «Кәккүк» белән «Гөлҗамал»ны җырлап алына. Зур агач чемодан тоткан кыздан ансамбльдәгедер сорый: «Нәрсә алып килдең?» Әлфия чемоданын ачып җибәрә - аннан башта узыша-узыша ике кандала йөгереп чыга, төптә исә күрше корткасы биргән бер пар оекбаш күренә...

Кочак тулы ятимнәр

«Хатын-кыз тора-тора ярата ул», - диләр Әлфиягә беренче никахы алдыннан. Әмма ул сүзләрнең хак булмавына бик тиз инана кыз - җан да, тән дә тартмаган кеше белән ничек гомер итмәк кирәк! Аның өстенә ир дигәнең пешмәгән, тормышны җигелеп тартырга әзер булмаса - ә Әлфиягә әнә шундые эләгә. Гүзәле - беренчесе белән, фатирын беренче иренә калдырып, аерылып кайта ул. Авылдан Җыракаен үзе янына алдыра. Өчәүләп бик һәйбәтләп кенә яшәп ятканда артыннан тотам калмый икенче бер егет йөри башлый. Монысы белән тормыш тергезү дә озын гомерле булмый, көнче, кул уйнатырга яраткан ул ирдән көчкә котыла Авзалова. Аңа яңа фатир бирәләр - ике кызы, Закирә тутасы белән шунда күченә ул. Үз бригадасын, үз тамашачысын булдырган, һәр шәһәрдә, һәр республикада көтеп алынган Әлфия апаның дөньясы түгәрәкләнә. Актаныштан күршедәге Саҗидә апаның кызын - Нәзифәне дә үзе янына алдыра. Сеңлесе үлеп киткәч, аның алты ятиме дә Әлфия апаларына сыена. Иң кеч­кенәсенә 6 ай. Үксеп-үксеп елый Әлфия - бер бәхетсез гел бәхетсез дигәннәре шушы була торган­дыр. Башта ул аларны Җыракае белән бергәләп карый алырмын дип уйлый. Әмма балаларны да карап, эшләп - гастрольләргә дә йөреп булмавы бик тиз аңлашыла. Эшләмәсәң, ашарга каян акча аласың, ди. Киңәшләшкәч, ятимнәрен балалар йортына урнаштыра ул. Аннан һәр бәйрәмдә, һәрберсенең туган көнендә өенә алып кайтып, туйганчы ашата-эчертә, аларга бәйрәм оештыра.

Реклама



Башка кияүгә чыгарга теләми Әлфия апа - аңа балаларын аякка бастырырга, аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен ты­рышырга кирәк. Гастрольләрдә кеше көнлек акчасын ашханәдә туздырганда да артык бер тиенен тотмаска тырыша ул - аның өендә кошчыклары бар, алар өлешен ашаган кебек ничек берүзең тәмле ризык ашап утырмак кирәк!

Репертуарында татар халык, С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, А. Ключарев, Р. Яхин, С. Садыйкова, А. Монасыйпов, Ф.Әхмәтов җырларын кадерләгән Әлфияне бөтен җирдә көтеп алалар, чакырып калалар. Җырчы союздаш республика шәһәр-авылларын иңгә-буйга әйләнеп чыга. Бер генә тапкыр да түгел, кабат-кабат, җилле-давыллы көнме, өстән яңгыр явамы, кармы - Әлфия Авзалова һаман юлда.

Шушы көннәрдә Казанны кон­цертлары белән шаулатып 75 яшен уздырган Әлфия апага татар тамашачысы карап сокланып туймагандыр - Ходай Тәгалә биргән талант кына әнә шулай озын бәрәкәтле гомерле була торгандыр. Тормышның бар ачысын-төчесен, чир-чорны рух ныклыгы белән җиңгән моңлы Актаныш кызы бит ул! Көчле тавышын да, табигать биргән матурлыгын җыр белән саклый алган Әлфия апа.

- Әлфия апа, Сез тормышның ачысы-төчесен татыган кешегә охшамагансыз диярлек. Телегездән шаянлык коелып кына тора, тормышка кул селтәп елаган чакларыгыз булдымы?

- Юк, еламадым. Үзем дә көлә идем, кешене дә көлдердем. Елап кына берни кылып булмый. Кайгы, авырлык каршысында көчсез булырга ярамый. Мин - усал. Киләчәгемне алдан сиздем. Бер тамчы да артка чигенмәдем. Балаларым да укысыннар, укып, кеше булсыннар дип тырыштым.

Әлфия апа исә сәхнәдән аерылырга җыенмый, әңгәмәне дә ул "Әлфия апача" тәмамалый:
- Мин сәхнәдән никогда да китмим. Үлсәм дә, шунда гына егылып үләчәкмен! 80 яшемне дә филармониядә уздырырмын дип торам - яңа җырларым белән беррәттән "Картаямыни соң йөрәк"не дә җырлаячакмын. Җырлыйм, мин әзер!

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

_________________________________________________________

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев