Лесхозда картинг буенча республика ярышлары гөрли һәм хәрби хезмәткә сайлап алу буенча мобиль пункт эшли.
Бүген районыбызның Лесхоз бистәсендәгне “Маяк” картодромы иртәнге сәгатьләрдә үк гөрләп торды. Биредә картинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм кубогына ярышлар һәм Татарстан Республикасы беренчелегенә финал ярышлары уза. Шул ук вакытта мәйданда Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының мобиль пункты да эшли башлады.
Мобиль пункт ак хәрби палаткада урнашкан , аңа триколор фонында гражданнарны Россия Федерациясе Кораллы көчләренә чакыручы язмалар урнаштырылган. Мобиль пунктта инструкторлар һәркемнең контракт буенча хәрби хезмәт турында кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр. Бирегә килүчеләр шулай ук контракт буенча хезмәт темасына эшләнгән бюллетеньнәр , брошюралар белән таныштылар. Чатыр эчендәге телевизор экраны аша контракт хезмәте турында ролик трансляцияләнде. Ә менә картинг ярышына килүче яшүсмерләрне аеруча Калашников автоматын сүтеп җыю кызыксындырды. Контракт буенча хәрби хезмәт кыю йөрәкле ир-егетләр эше. Ләкин бу турыда белгечләрдән тулы, төгәл мәгълүмат алу хәзерге вакытта аеруча актуаль булып тора. Шул ук вакытта мобиль пунктта автомат сүтеп –җыеп карарга , Россия хәрбиләренең экипировкасы белән дә танышырга мөмкин иде. Мобиль пункт бүген көн дәвамында Лесхоз бистәсендә эшләде. Ә республика картинг ярышлары әле якшәмбе көнне дә дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев