Лесхоз халкы Рәисә ханым Сафиуллинаның капка төбенә кич утырырга җыелды
Әлеге чара авыл халкы өчен чын мәгънәсендә матур бәйрәмгә әверелде.
Җыелышкан өлкән буын яшьлекләрен сагынып искә төшерде, милли уеннар уйналды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, өлкәннәр, яшьләр - барысы да гармун моңына кушылды. Бала-чага өчен дә бу үзенә күрә яңалык, истә калырлык вакыйга булды.
Татар халкы элек-электән үзенең кунакчыллыгы белән аерылып торган. Татарда чәйсез кунак булмый. Шуңа да кайнар коймаклар, тәм-томнар белән чәй табыны булу, кич утыруны тагын да ямьләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев