Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Садыйкова Рәшидә Мөхәммәтҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Садыйкова Рәшидә Мөхәммәтҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Садыйкова Рәшидә Мөхәммәтҗан кызы 1935 нче елның 25 нче августында Кукмара районы Яңа Комар авылында туа. Яшь вакытында туган авылында маллар карый. Тормышка чыккач Шәмәрдәнгә күчеп килә. Ул һәм кыз табып үстерәләр. Улы 9 элек вафат була. Лаеклы ялга Байлар Сабасындагы көнкүреш йортыннан китә.
Рәшидә Мөхәммәтҗан кызы 2022 нче елның декабреннән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яши.
Хөрмәтле Рәшидә апа!
Сезне ихластан гомер бәйрәмегез, 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә иң беренче чиратта сәламәтлек телибез. Борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне, үз аякларыгызда йөреп, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын.
Туган көнегез килеп ишек каккач,
Еллар үтә диеп уфтанмагыз.
Күңелегездә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмәгез.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Үткән еллар матур гомер дисез
Борчылмагыз узган елларга.
Исәнлекне күбрәк бирсен ходай
Иминлеклэр бирсен елларга.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шәмәрдән авыл җирлеге, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев