Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” нда яшәүче Акманова Мария Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Мария Ивановна Теләче районы Үзәк авылыннан. Ул Ленин исемендәге совхозда сыер савучы булып эшләгән.

Киң күңелле, ачык йөзле, игътибарлы, аралашырга яратучы, начар гадәтләре булмаган ветеранны интернатта үз итәләр.

Хөрмәтле Мария Ивановна!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен телибез. Гомерегезне күңел тынычлыгы белән яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Бүгенгедәй изге күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып гомер итегез. Кайгы җилләре, борчу –хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен.

Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар.
Туган көнегез-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек,шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез

Олы юбилеегыз белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Мишә авыл җирлеге, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев