Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лесхоз бистәсендә яшәүче Хакимова Миннихаҗәр Шарифулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Саба районы Лесхоз бистәсендә яшәүче Хакимова Миннихаҗәр Шарифулла кызына 2025 нче елның 25 нче июнендә 90 яшь тула.

Хакимова Миннихаҗәр Шарифулла кызы 1935 нче елның 25 нче июнендә Кукмара районы Ошторма авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала.
Хезмәт юлын бик иртә башлый. Кыз бала өчен бик кулай булмаган төзелештә ике ел эшли. Әти-әнисенә ярдәм кирәк булгач Кукмарага итек фабрикасына эшкә урнаша. Аннан ара якын булыр дип Саба лесхозына эшкә урнаша һәм Лесхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Хезмәтләре өчен мактау грамотлары, рәхмәт хатлары белән бүләк бүләкләнгән.
Кыз әти-әнисенең уң кулы була. Тегеләре дә куанып туя алмый. Эшен ялт иттереп, җиренә җиткереп эшләгәч, кайда да яраталар, кочак җәеп каршы алалар. Мактауга лаек матур кызны Мөнир Хакимов күреп ала һәм билгеле инде, кулыннан ычкындырмый. Бер-бер артлы өч кыз дөньяга килә, матур гына үрнәк гаилә булып яшиләр. Ләкин дөньяның бер чите һәрчак китек була. Ул 45 яшендә тол кала, 1980 нче елда тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Өйдә иренең олы яшьтәге әнисе, апасы, аның ярдәменә мохтаҗ кешеләр кала. Олылар кадер-хөрмәттә яши, ул үсеп килүче кызларына да өлкәннәрне хөрмәт итәргә икәнлекне бик тәфсилләп аңлата, үз тормышы үрнәгендә күрсәтә, олылар гур иясе булгач, уңган Миннихаҗәрга сүз катып караучылар булгалый, ләкин тугрылыклы җанның кызларына үгилек күрсәтәсе килми.
Балалар Әти-әниләре яныннан, туган якларыннан ерак тәгәрәмәгәннәр. Кызларының үз вакытларында һөнәр алып, үз тиңнәрен табуларына ана кеше куанып бетә алмый. Тормышыннан канәгать булып, намазын укып, булганына шөкер итеп яши ул. Үсеп килүче 5 оныгына, 4 оныкчыгына, беренче чиратта, сәламәтлек, тәүфыйк тели. Чөнки буыннар аша бирелгән сабак кына чынлап тәрбияли.
Балалар һәм оныклар кадер-хөрмәтен тоеп яши. Юбиляр аларга игътибарлары һәм җылы карашлары өчен рәхмәт әйтеп гомер кичерә.

      




Хөрмәтле Миннихаҗәр апа!

Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Бәйрәмегез мөбарәк булсын. Көннәрегез матур, имин, якты булсын. Балаларыгыздан гел игелекләр генә күреп, изгелекләр генә тоеп муллыкта, тынычлыкта, онык-оныкчыкларга куанып яшәгез. Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле, гомерегез хәерле булсын
    Алдагы гомер елларыгызны тынычлыкта , муллыкта , кадерле һәм хөрмәтле кеше булып яшәп үткәрергә язсын.

          Сәламәтлек ташламасын сезне
     Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
     Яшәү яме,дөнья иминлеге
     Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
         Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
     Изгелекләр булып кайтсыннар
     Туар таңнар алып килсен сезгә
     Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар
           Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Мишә авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев