Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Иванова Мария Михайловнага бүген 90 яшь тулды

Иванова Мария Михайловна 1933 елның 2 нче августында Кукмара районы Үрәсбаш аылында туа.

1950 нче елда авылдашы Петр исемле егеткә кияүгә чыга.1952 нче елда алар Лесхоз бистәсенә кученеп киләләр. Мария Михайловна Саба урман хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләп лаеклы елга чыга. Тырыш хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” , «Бөек Җиңүгә 60 ел», «Бөек Җиңүгә 65 ел», «Бөек Җиңүгә 70 ел» медальләре белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә ул Лесхоз бистәсендә кызы Любовь Петровна тәрбиясендә яши.

Мария Михайловнаны бүген Саба муниципаль районы, Район Советы Башкарма комитеты, Мишә авыл җирлеге, Саба районының халыкны социаль яклау бүлеге котлады.

Мария Михайловна

Мария Михайловна

Мария Михайловнаны без дә кайнар котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхетле картлык телибез!

Фотолар: Лилия Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев